news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Фирүзә Париж гаиләсенә кайгы килгән

news_top
Җырчы Фирүзә Париж гаиләсенә кайгы килгән

Җырчы Фирүзә Париж гаиләсенә кайгы килгән – аның әбисе вафат булган. «Олы әсәем китеп барды...» – дип яза ул социаль челтәрләрдә һәм әбисе белән төшкән соңгы видеосын куйган. 

Фирүзә Париж «Интертат»ка интервьюда: «Кечкенә вакытымның якты хатирәсе – ул әбием. Әбиемнең әкият-хикәятләрен, тормыш гыйбрәтләрен тыңлап үстем. Әбиле бала, гомумән, бик бәхетле бала бит ул. Ул синең сердәшчең дә, ярдәмчең дә, киңәшчең дә. Әби – тормыш укытучым булды, мине бик күп нәрсәгә өйрәтте», – дип сөйләгән иде. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар