Җырчы Фирүзә балачагындагы кызыклы вакыйганы искә ала.
«Авылга кайтып, шушы арбаны күргәч, бер кызык хәл искә төште әле. 5-6 нчы классларда укыган чакларым булгандыр. Җәй көне каникулда Чаллыдан абыйлар кайтып (әнинен энесе) безне берәр атнага үзләренә кунакка алып китә торганнар иде. И көтә идек без бу көнне. Алар безне циркка, Салават абыйның концертына, ГЭС базарына, тагын әллә кайларга йөртеп, тәмле туңдырмалар ашатып, күңелне күрәләр иде.
Берсендә җиңги артыннан барам шулай. Асфальттан үкчәле туфлиләре белән шак-шок китереп атлый бу. Кызыктым инде, минем дә шулай йөрисе килде. Нишләргә? Әнинең зур үкчәле туфлие бар, тик… Авылда асфальт таш юл юк.
Хәзер шушы тимер арбаны алдым да, киттем фермага. Анда җимерелә башлаган бер сыер абзары бар иде. Кеше күрмәгәндә генә шуның кирпечләрен бакчага ташыдым. Әле ул арбаның авырлыгын белсәгез. Тимердән бит ул. Бер биш әйләнгәнмендер. Бакчага шул кирпечләрдән сукмак салдым һәм әнинең теге үкчәле туфлиләре белән көне буе таш сукмактан шак-шок китереп йөрдем. Менә шулай. Соңыннан шул сукмак буйлап матур чәчәкләр утыркан идем», – дип, хатирәләргә бирелгән җырчы.