Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Фирүзә: «Аллаһка шөкер, бурычымны үтәдем»

news_top_970_100
Җырчы Фирүзә: «Аллаһка шөкер, бурычымны үтәдем»
социаль челтәрләр

Җырчы Фирүзә зур бурычын үтәгән – үзен һәм тормышын тулысынча үзгәрткән беренче җырын Мәскәүдә узган «Татар җыры» фестивалендә башкарган.

«Аллаһка шөкер, бурычымны үтәдем. «Шулмы сөю?» – минем иң беренче язган җырым. Көе дә, сүзләре дә үземнеке. 12 ел элек язган җырым. Әмма нәкъ шушы җырым, әйткәнемчә, минем үземне дә, тормышымны да үзгәртте. Хәтеремдә, мин әле декрет ялында идем, бу җырны очраклы гына яздырырга туры килде. Мин аны җыеп барган декрет акчасына яздырдым, ротациягә бирдем, клип төшердем. Шуннан башланды.

Кабат мин 40ка якын җыр яздым. Әмма бу җыр күләгәдә калып килде. Чөнки халыкка башка җырларымны ишеттерәсем килде, ә бу, сер түгел, күп чыгымнар сорый торган хезмәт. Күңел түрендә әлеге җырым өчен үпкә бар иде, үзе автор булган кеше мине аңлар. Чөнки иҗат кешесенә иҗат җимеше – баласы кебек. Минем аны күтәрәсем килде. Бүген ул хыялым чынга ашты. Мәскәүнең Кремль сараенда, 4000 кешелек залда ул яңгырады. Мин бүген әлеге җырыма рәхмәт әйтеп, башка баскычка күтәреләм.

12 ел дәверендә шушы җырны күңелендә саклаган тамашачыма рәхмәт белдерәм. Рәхмәт, «Татар җыры», рәхмәт, Мәскәү!» –  дип яза ул социаль челтәрләрдә үзенең фикерләрен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100