Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Эльмира Кәлимуллина әтисен алкоголизмнан дәвалаулары турында сөйләде

news_top_970_100
Җырчы Эльмира Кәлимуллина әтисен алкоголизмнан дәвалаулары турында сөйләде
"Татар-информ" архивы

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында әтисен алкоголизмнан дәвалаулары һәм аның туганнарының аларга карата мөнәсәбәте турында сөйләде.

«2018 ел бик авыр булды. Әти реанимациягә эләкте. Алкоголизм проблемасы белән хастаханәдә ятты, безне дә танымады, авыр ел булды. Без аңа яңадан тормышка кайтырга яңа сулыш бирдек. Без бик якын итеп аралаша башладык, чөнки аңа бездән бик зур ярдәм кирәк булды.

Әти белән әни күп еллар аерым яши. Элемтәдә, аралашалар, бик әйбәт мөнәсәбәттә. Барыбер алар бергә. Әни безгә килгәч, видеоэлемтәдән Моратны да күрсәтә. Менә хәзер алар шундый мөнәсәбәттә.

Мисал өчен, туганнан туганымның туган көне. Әти-әни безне – абый белән мине калдыралар кунакта, балалар «тусовкасы»нда. Ә әти-әни үзләре китеп бара. Әти-әнине чакырмаганнар икән. Безнең белән туганнар аралашалар, ләкин икенче төрле караш иде әтинең туганнарыннан.

Әтинең алкоголизм чирен алганда да. Туганнары бу хакта белергә һәм ишетергә теләмәде. Аннары алардан: «Дөрес хәлме? Ничек бертуган абыегызны шулай калдырдыгыз?» –  дип сорыйлар бит. Безнең проблемаларга беркемнең дә чумарга теләге юк иде. Мин әти, балачагым турында зур интервью биргәч, миңа да, әнигә дә бик күп пычрак әйттеләр. Алар бөтен ситуацияне белмәде дә, беләселәре дә килмәгәндер. Ничә ел без бик авыр яшәдек, әнигә ничек авыр булды. Бу хакта әни, мәрхүм дәү әти-дәү әни белде. Башка туганнар аны белергә теләмәде. Әти реанимациядә булганнан соң да бер туган апай: «Рамилнең хәле шулай авыр булдымени? Ник безгә әйтмәдегез?» –диде. Әни гел: «Миңа бик авыр, берәр ничек ярдәм итә алмыйсызмы, бәлки, Рамил белән (Эльмираның әтисе) сөйләшеп карарсыз», – дип әйтә иде. Юк! Бернәрсәдән курыкмыйм! Теләсә нәрсә әйтсеннәр, уйласыннар!

Без әтине калдырмадык. Авыр хәлдән торгыздык. Ул сау-сәламәт, әйбәт тернәкләндерү үзәгендә, нинди генә дәвалау алмый. Аның барысы да бар, без аның белән гел элемтәдә. Без аны кунакка да алабыз, зур бәйрәмнәрдә дә без бергә. Ә менә алар белмим кая?!» – дип сөйләде җырчы.

Җырчы әтисе турында «ТМТВ» каналы видеосында 56.55 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100