Җырчы Динара Рәхимова: «Танышасы килгән һәр егет минем белән таныша ала»
Динара Рәхимованың «Ташлама», «Серләремне сөйлим» җырлары популярлашып китте. Җырчы моңа кадәр Мәскәүдә яшәп иҗат итә иде, хәзер исә ул, татар җырына якынрак булам дип, Казанга күчкән. Динара «Интертат»ка үзе һәм иҗаты турында сөйләде.
«Мәскәүдә яшәү катлаулы, диләр»
Син Казанга күчтең. Максатың нидә?
Иҗат белән җитди итеп шөгыльләнәсем килә. Татар телендә җырлау минем өчен хобби дәрәҗәсендә генә түгел. Мәскәүдә яшәп тә татар җырчысы буларак танылып була, тик минем нәкъ менә «шаукымның» уртасында буласым килә.
Син Мәскәү кызы. Авыллардан – Чаллыга, Казанга, ә инде чаллылар, казанлылар Мәскәүгә күчә. Синең очракта башкача?
Мәскәүдән булуым белән горурланам. Бу хакта борынымны өскә күтәреп тә сөйли алам. Мәскәү бит – ул зур мегаполис. Шәһәребездә нинди генә милләт вәкилләре юк! Дусларым арасында да төрле милләттән булучылар бар. Әмма шунысы мөһим: Мәскәүдә һәр милләт вәкилен, һәр дин кешесен хөрмәт итәләр. Рамазан аенда Җәмигъ мәчетләреннән турыдан-туры трансляцияләр оештыралар, мәсәлән.
Соравыңа әйләнеп кайтсак, мин бары тик хыялым артыннан килдем. Аена 2-3 тапкыр Мәскәүгә очам. Менә син Актанышка кайтасың, ә мин – Мәскәүгә. Көч җыям, алга таба иҗат итәргә илһам алам үз өемдә. Әлбәттә, күңелемә якын булучы кешеләр белән аралашам. Мәскәүдә яшәү катлаулы, диләр. Минем өчен алай түгел. Метрода бер йөреп кайтуны мин берәр гаджетның «зарядка» җыюы белән чагыштырырга мөмкинмен.
Ияләшкәнгәдер инде. Мәсәлән, мин ул Мәскәү метросын мәңге аңлый алмамдыр.
Туган җир бит ул! Мәскәүдә мин үземне ирекле хис итәм. Аннан соң, мине Мәскәүдә танымыйлар. Анда беркемнең дә синең кем икәнен искә төшерерлек вакыты да юк. Ә Казанда кибеткә керүең генә була – таныйлар.
Сине таныйлармы?
Казанга күчкәч, сиздем моны. Җырларымны беләләр!
Сөйләм телең әйтелеш ягыннан аерыла. Казанча сөйләшергә теләгең бармы?
Мин татар кызы икәнемне һәрвакыт әйтәм. Безнең гаиләдә дә татарча сөйләшәләр. Аннан соң хәтерлим: мәктәпкә укыганда, май ахырында безне бабай янына авылга кайтарып куялар иде дә уку башланыр алдыннан гына килеп алалар иде. Эшкә дә өйрәттеләр, үз телебезне дә онытырга ирек бирмәделәр. Бабай: «Мин русча аңламыйм», – дия иде. Минемчә, телне белүемнең иң күп өлеше – бабамда.
Казанга кунакка барып кайту – бер хәл, ә күченеп китү ничек бирелде сиңа?
Туризм белән эмиграцияне бутамагыз, диләр бит. Казанга күчү җиңел булмады. Һәр шәһәр үзенчә тикшерә ул кунагын. Мин хәзер – 80 процентка Казан кызы! Монда тормыш салмаграк бара. Мәскәүдә бөтен кеше каядыр йөгерә, чөнки җитешергә кирәк. Ә Казанда беркем беркая ашыкмый диярсең. Тыныч кына һәркем үзенчә яши монда. Яшермим: Казанда дөньяның матурлыгына игътибар итәргә вакыт күбрәк кала. Яки, мәсәлән, берәр кызның моңсу гына утыруын күреп, аның кәефен төшергән сәбәп турында уйланырга да вакыт табарга була. Без бит – иҗат кешеләре – нечкә күңелле, димме. Башкалар күрмәгән нечкәлекләрне дә сизеп алам кайчак. Ә Мәскәүдә гел йөгерәсең, гел ашыгасың… Чөнки, әйтик, бер оешма икенчесеннән бик ерак урнашкан.
Әти-әниең, күчәсеңне белгәч, ни диделәр?
Алар борчылдылар. Әле хәзер дә кайгыралар. 32 яшьтә булсам да, алар өчен мин әле һаман да бала.
Алар нәрсә белән шөгыльләнә?
Әтием – иҗат кешесе. Ул баянда уйный, бәйрәмнәр, төрле чаралар алып бара, җырлый. Хәзер туйлар бик алып бармый, ул эшне яшьләр башкарсын, ди. Мин дә, апам Эльнара да сәләтле булуыбыз белән әтигә рәхмәтле. Үскәндә, өебездә баян тавышы тынмады.
Апаң белән охшашмы сез?
Безне еш бутыйлар. Шуны әйтә алам: апама охшавыма мин сөенәм генә. Эльнара – кечкенә чактан ук минем өчен кумир. Ул мине җырларга, биергә өйрәтте. Ул – иҗатта минем төп укытучым. Хәтта оялмау буенча да ул – остазым. Аның тавышы миңа бик ошый. Ул Мәскәүдә яши. Менә күптән түгел икенче тапкыр әни булды. Ул да «сольный» концертын үткәрергә тели, тик әле вакыты җитмәгәндер.
30дан соң фикерләр алмашынамы?
Әйе! Максатлар да, дөньяга караш та бераз үзгәрә. Элегрәк үзем турында гына уйлаганмын кебек. Хәзер, мәсәлән, төркемемне алсак, алар ашаган микән, дим, башлары авыртмый микән, дим. Мин – алар өчен «музыкаль әни».
Синең продюсерың бармы?
Sound-продюсерым гына бар. Ул – Марат Мухин. Марат миңа ни кирәк икәнен тиз аңлап, отып ала. Мин – ирекле кеше. Продюсер мине чикләр, дип уйлыйм. Үземә әкренләп юл салу кызыграк миңа. Кемдер ерып биргән юлдан гына бару җиңел бит ул. Сүз юк, кемгәдер башкача уңайлырак, һәркем үзенчә хәл итә.
Күптән түгел Казанда концерт куйдың. Катлаулы булдымы?
Җиңел түгел… Әллә халыкның бик концертларга йөрисе килми – белмим. Аннан соң, миңа ничә билет сатылуы артык мөһим түгел иде. Бөтен залны тутырырга була, әмма алар ахырда синең эшеңнән, концерттан канәгать калмаска мөмкиннәр. Ә минем концертыма килүчеләрнең һәммәсенә без тәкъдим иткән программа ошады, миңа дәррәү алкышладылар.
Концерттан соң үзең өчен җитешеп бетмәгән якларны билгеләп үттеңме?
Мин үземә бик таләпчән. Концертка килгәндә, әлбәттә, берничә эшләнеп бетмәгән мизгел бар иде, ләкин мин хезмәтебез белән, гомумән алсак, канәгать калдым.
Ничә сум акча керде?
Кергәне – барысы да иҗатка салынды. Машина да алып булгандыр, бәлки, тик эшләнгән акчаны яңа җырлар яздыруга сарыф итүне өстенрәк күрәм мин.
Нинди акчага яшисең?
Иҗатташ тыш, башка проектларым бар. Менеджер мин, хәзер Интернет заманасы бит. Икенче өлешем төзелеш белән бәйле. Әмма концерт эшчәнлеге, банкетлар – төп акча эшләү чыганагы.
Халык җырларын башкарасыңмы син?
Өйдә генә. Әле халык җырларын башкарырлык дәрәҗәгә үсеп җитмәдем кебек. Нәрсә турында җырлаганыңны аңламыйча, композициягә алынырга ярамый.
«Стадионнар җыю теләгем юк»
Син үзең дә җырлар язасың бугай?
Әйе, кайбер җырларым үземнеке. Аларны башкарганда җаваплылык икеләтә арта. Ничек башкарып чыгарга микән, дип кенә түгел, ә шушы җырны халык ничек кабул итәр микән, дип тә уйлыйсың. Шулай ук башка авторларның җырларын да башкарам. Менә Ринат абый Мөслимов үлеп китте… Аның җырларын башкару хәзер миңа җиңел бирелми.
Сез яхшы аралаша идегез?
Мин аны һаман да бик хөрмәт итәм. Аның инде безнең арада булмаганына һаман да ышанып бетә алмыйм мин. Ул минем өчен бабай кебек иде, үзенең киңәшләрен бирә иде. Аның җырлары бик матур һәм мәгънәле иде. Миңа «Сиңа киләм» җырын язды ул.
Җырчы буларак популярлашу өчен стратегия төзедеңме әле?
Ринат абый киткәч, никтер, популяр булу теләгем юкка чыкты. Әйе, җырларымны тыңлауларын телим мин, тик стадионнар җыю теләгем юк. Кеше киткәч, аның истәлеге турында сөйләп торган берәр нәрсә калырга тиеш – бары шул. Бер дә таныласым килми, дисәм, ялганлармын, тик шушы танылуның иң биек ноктасында булмамындыр.
Булды, бетте, җырламыйм, дигән чагың буламы?
Мин беркайчан да депрессиягә бирелмим, дигән кеше – «тучны» алдый. Нигә кирәк инде бу, дигән чаклар була. Андый чакта мин, әниемнән кала, беркем белән дә аралашмыйм. Бер атна шундый халәттә йөрергә мөмкинмен. Әмма шушы көннәр дәвамында мин берәр җыр язып куя алам. Һәм ул җырның популярлашып китүе бик ихтимал.
Син ябыктың. «Манчы» бер-ике «лайфхак».
Бөтен кеше дә шулай ди. Әмма мин бер киңәш тә бирә алмыйм. Гастрольләр, концертлар булышты миңа. Чара башланыр алдыннан мин ашамыйм. Аннан ашарга соң була инде.
Ә нәрсә турында хыялланасың син?
Иң зур хыялым – әни булу. Баламның иҗатта булуын теләр идем. Җырчы, димим, бәлки, рәссам я биюче.
Яныңда гаилә корырлык танышың бармы? Ялгышмасам, җитди мөнәсәбәтләрең юк.
– Үз кешем мине үзе эзләп табар, мәхәббәт ул – йөрәк эше. Әти-әнием дә мине махсус беркемгә дә димләми. Әгәр дә ул кеше тормыш сукмагыма чыкмаган икән, димәк, шулай кирәк.
Сиңа игътибар итүчеләр, төрле комплиментлар ясаучылар бардыр. Егетләргә синең белән танышырга шанс бирәсеңме соң?
Юк түгел инде, тик төрле егетләр очрый бит. Аралашырга кызык булса, әлбәттә, җавап бирәм. Әмма теләсә нәрсә тәкъдим итүчеләрдән мин тиз арада артка чигәм. Әйдә болай, әйдә тегеләй, имеш. Мин бер төнлек кыз түгел! Минемчә, хатын-кыздан күп нәрсә тора. Син үзеңне ничек тотасың, синең турында шундый фикер йөртәләр дә. Бик җитди карыйм мин бу мәсьәләгә. Ирем булыр, Аллаһ боерса.
Ник син һаман кыз әллә?
Әйе! Әмма мин беркемне дә хөкем итмим, һәркемнең үз җилкәсендә башы бар. Әгәр дә кемдер башкача хәл иткән икән, бер сүзем юк. Ә менә минем бу карашым – ул минем дөньям.
Кызыңа да: «Йоклар» алдыннан «әбизәтелне» никах кирәк», – дип кагтый рәвештә әйтәчәксеңме?
Аның карарын кабул итәрмендер. Белмим, карарбыз.
Тагын да бер кат әйтәм: егетләргә үзең белән танышырга шанс бирәсеңме соң син?
Танышасы килгән һәр егет минем белән таныша ала.
Иреңнең иҗат кешесе булуын телисеңме?
Мине аңларлык кеше булсын иде ул. Җырламыйсың, өйдә генә утырасың, диюләргә түзә алмам мин. Ә кемгәдер ул да бәхет, килешәм. Үзләрен тулаем гаиләгә, балаларга, өйләренә багышлаган хатын-кызлар җитәрлек. Әмма мин мондый форматка әзер түгел. Мәсәлән, иртән, уянгач, мин музыка тыңларга яратам. Ә ул кеше җырлар белән кызыксынмаса, аңа минем иртәм туры килмәсә, бәхетле тормыш кора алмабыз без.
Нинди стильләр тыңлыйсың син?
Төрлечә. Татарлардан Зәйнәб Фәрхетдинованы, Айдар Галимовны тыңлыйм. Руслардан «Фактор-2», «Кино» төркемнәрен үз итәм. Иртән Хәйдәр Бигичевны тыңлап, кичен «Кино» төркеме иҗатына мөкиббән китеп утыра алам. Цой белән Хәйдәр ага бер дәрәҗәдә минем өчен.