Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Динә Латыйповадан көн кадагына туры килерлек шигырь: «Кешеләр... Бүреләр...»

news_top_970_100
Җырчы Динә Латыйповадан көн кадагына туры килерлек шигырь: «Кешеләр... Бүреләр...»
Фото: Динә Латыйпованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Динә Латыйпова социаль челтәрдәге сәхифәсендә көн кадагына туры килерлек итеп язган шигырен тәкъдим иткән.

«Ах бүреләр, бу кадәр усал түгелләр», «Көн кадагына туры килә торган шигырь. Нәкъ шулай. Мәгънәле», «Дөрес язгансың», «Бик мәгънәле шигырь юллары, кат-кат укыдым», – дип комментарий калдырган шигырьне укучылар.

«Бүреләр… Кешеләр…

Нигә соң без шундый кешеләр?

Усал. Ач бүренең дусты ишеләр…

Без, кешеләр, кайчак бүреләрдән

Артыграк явыз булабыз,

Бүре түгел, адәм балалары

Бер-беребезнең канын коябыз.

Ә үзебез соры ерткычларны

«Усал җаннар» дип уйлыйбыз,

Тик кайчакта, шушы бүреләрдән,

Явызлыкта кимен куймыйбыз.

Бүре явы кебек ташланабыз,

Телем-телем өзеп ташларга.

Белмәсәк тә, башкаларны сөйләп,

Тотынабыз гайбәт сатарга.

Ач бүреләр кебек ябырылып,

Әй тетәбез адәм баласын.

Күрмибез бит кеше сукмагында

Кайда агы, кайда карасын.

Ә бүреләр алар беркайчан да

Бер-берсенә һөҗүм ясамый.

Нинди генә ач булса да ерткыч,

Бүре башын бүре ашамый.

Ач булса да, тук булса да бүре,

Бер-берсенә һич тә тимиләр.

Бүре башын бүре саклый белә,

Бер-бересен һич тә бирмиләр.

Бүре кайгысыннан көлмиләр...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100