news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Диләрә Илалетдиновадан «трубочка» рецепты

news_top
Җырчы Диләрә Илалетдиновадан «трубочка» рецепты
Фото: Диләрә Илалетдинованың социаль челтәрдәге битеннән

Җырчы Диләрә Илалетдиновадан балачакның татлы ризыгы – «трубочка» рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 5 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он, 200-250 грамм маргарин.

Ингредиентларны бергә салып камыр ясарга. Махсус форманы утка куеп кыздырып алырга, үсемлек мае белән майларга һәм камыр салырга. «Трубочка»ның ике ягын да кыздырып алырга һәм кайнар килеш төрергә кирәк.

«Трубочка»ның эченә үзегез яраткан кремны да сылый аласыз.

Әгәр «трубочка»ларның йомшак булуын теләсәгез, пакетка тыгып куя аласыз. Кетердәп торган «трубочка» яратучылар татлы ризыкның өстен капламый.

 

Фото: © Диләрә Илалетдинованың социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар