Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Диләрә Илалетдинова: «Күңелем тыныч түгел»

news_top_970_100
Җырчы Диләрә  Илалетдинова: «Күңелем тыныч түгел»
Фото: Диләрә Илалетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасының яшь һәм гүзәл җырчыларының берсе Диләрә Илалетдинова соңгы вакытта сәхнәдә күренми, шулай да социаль челтәрләрдә төрле мәҗлесләрдә чыгыш ясаган видеолары белән уртаклаша. Ул кияүгә чыкты, улы туды. Күңелле мәшәкатьләр белән сәхнәдән вакытлыча югалды.

Җырчы социаль челтәрдәге виртуаль дуслары белән аралашып тора, гаилә тормышы мәшәкатьләре һәм бәйрәмнәрен дә күрсәтә. Бу юлы җырчы күңеле тынычлык тапмавы, тормышындагы зур югалтуы – әнисез калуы турында язган.

«Бүгенге көнем әллә ничек уза. Бер яктан, сөнечле вакыйга – абыйларның туй көне, бабайның туган көне. Икенче яктан, әниемнең үлгән көне. Көне дә елак бүген. Күңелем тыныч түгел. 12 август», – дип күңелен бушаткан ул. Күрәсең җырчының күңелен әнисен сагыну сагышы баскан...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100