Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Диләрә Илалетдинова дәүләт поликлиникасына барып сүгенеп кайткан

news_top_970_100
Җырчы Диләрә Илалетдинова дәүләт поликлиникасына барып сүгенеп кайткан
Фото: Диләрә Илалетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Диләрә Илалетдинова кияүгә чыгып, улы тугач, татар эстрадасы сәхнәсеннән югалды. Соңгы вакытларда социаль челтрәләрдә төрле бәйрәмнәрдә чыгыш ясаганы күренгәли башлады.

Җырчы, табибка юллама (направление) алу өчен, дәүләт поликлиникасына мөрәҗәгать иткән, әмма андагы тәртипне кабул итә алмыйча канәгатьсезлек белдергән, хәтта нервыланып кайтудан калтырауга кадәр барып җиткән.

«Бушлай поликлиникаларның «кошмар» икәненә ничәнче тапкыр инанам инде. Монда табибка юллама алыр өчен, анда 35 яшемдә теркәлдем. С..а бары тик юллама гына. Сез нәрсә уйлыйсыз? Алар миңа «диспансеризация узмыйча юллама бирә алмыйбыз» диләр. Минем аны гомеремдә узганым юк, миңа нәрсәгә кирәге бар аның? Әле кабул итүгә 10.59 сәгатькә (кызык вакытмы) язылган идем. «Мин кабул итүдә булдым, сорыйм гына» дигән оятсыз әбиләрне төрле якка таратып, табибка 11.30 сәгатьтә генә керә алдым. ЭКГ уздым. Кабул итүченең йөзе, әйтерсең мин аның бөерен алырга кергәнмен, «исәнмесез», «сау булыгыз» дигән сүзе дә юк. Мондый хәл белән еш очрашасызмы?» – дип хис-кичерешләрен яшерә алмаган яшь җырчы.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 июнь 2024
    Исемсез
    Вы правы на все 100%,терапевт никогда не спросит как чувствуете,а главное диспансеризацию пришить в папочку,получить за это доплату и на год свободна🙈
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100