Диләрә Илалетдинова дәү әнисенә каз өмәсенә кайткан. Беренче каз да җырчыга эләккән. Аннары калган өмәчеләр дә килгән, күмәкләшеп, күңелле итеп өмә үткәргәннәр.
Җырчының дәү әнисе чип-чиста итеп чистартылган 11 матур каз түшкәсен тезеп салган, эч-башлары да шунда табакка өеп куелган.
Җырчы әйтүенчә, бу әле беренче партия генә, ә каз асраучы уңган әби фото-видеога төшәргә яратмый икән.