Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Чәчкәгә табиб: «Балагызның башына кан сауган, бөере җитлекмәгән»

news_top_970_100
Җырчы Чәчкәгә табиб: «Балагызның башына кан сауган, бөере җитлекмәгән»
Чәчкәнең социаль челтәрдәге битеннән

Җырчы Чәчкә кече кызының сәламәтлеге буенча проблемалар белән социаль челтәр сәхифәсендә уртаклашкан.

«Балагызның башына кан сауган, бөере җитлекмәгән. Патология бүлеге. 1нче палата. Табибның обходка кергәнен 4 күз белән көтеп утырабыз: мин һәм тагын бер яшь, чибәр ханым. Икебезне дә монда 1нче бала тудыру йортыннан бер үк көнне, бер үк «ашыгыч ярдәм» машинасында алып килделәр.

Икебезнең дә кызлар. Икебезнең дә күзләребездә – сорау билгесе… Табиб игътибар белән балаларны карады да дәвалау курсы турында аңлатты, киңәшләрен бирде. Ә минем башта – мең сорау. Берни аңламыйм, мең дә бер сорау яудырам. Ул да түзмәде.

«Балагыз пневмония белән туган, башына, үпкәсенә кан сауган, йөрәгендә «перегородка»сы ябылып бетмәгән, бөере җитлекмәгән, тагын бавырында, күзендә…» ...Калганын ишетмәдем дә... Башыма таба белән суккан кебек булды... Коелып төштем… Йотып калырга тырышкан яшьләремне тыя алмадым, елап җибәрдем. Балакаем, бәбием, нинди зур авырлыклар кичергәнсең икән бит, сабыем минем...

Шулчак кызымны тагын да катырак яратканымны аңладым, аны шундый каты итеп кочаклап, җирнең әллә кайсы бер читенә качып алып китеп, бу авыруларыннан арындырасым, саклыйсым-яклыйсым килде.

Авыр булды… Корсагымны ярып-тегеп кую – юк кына нәрсә… Үзем, акылым белән, бу – бала туганда булган хәлләр, хәзер инде бит барысы алга таба бара, җайлана икәнлеген дә аңлыйм. Бала үзе сулый, үзе ашый башлады. Дәвалану тиешенчә бара, табиблар да бик әйбәт!

Шулай дип үземне юатырга тырыштым. Еларга ярамый, бала бит барысын да сизә. Аңа, киресенчә, көч бирергә, яратырга, елмаерга кирәк. 2 көн шул хәлдә, җыела алмыйча йөрдем. Борчудан сөтем кимеде. Бер кешене дә күрәсем, ишетәсем килмәде. Шалтыраткан кешегә дә берни сөйләрлек хәлдә түгел идем…

«Чүпрәк, җыел! Син көчле булырга тиеш!» – дип үземә көнгә мең кат әйтә идем», – дип, авыр вакытлары турында язган җырчы.

«Барысы да әйбәт булачак», – дип теләгәннәр җырчының гаиләсенә.

Чәчкәнең кызы үзе сулый башлаган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100