Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Чәчкәгә сәхнәгә үкчәсез аяк киеме белән чыгарга туры киләчәк

news_top_970_100
Җырчы Чәчкәгә сәхнәгә үкчәсез аяк киеме белән чыгарга туры киләчәк
социаль челтәрләр

Чәчкә соңгы вакытта аяклары авыртуга зарлана иде. Ниһаять, вакыт табып, табибларга мөрәҗәгать иткән. 3 сәгать медицина тикшерүләре уздырганнан соң, җырчыга тиешле дәвалану курсы билгеләгәннәр, өйдә эшләргә кирәкле күнегүләрне дә өйрәткәннәр.

Чәчкә аяклары авыртып интектергән «подписчик»ларына: «Күпме вакыт «үтәр әле» дип йөрдем, бүген «күптән бармыйча» дип сүктем үземне. Озакка сузмагыз, табибка барыгыз», – дип киңәш иткән. «Беренче баруда ук авыртуны бетереп булмый. Ләкин бүген үк җиңеллек сиздем. «Напряжение»се кимеде, аякларым мамык кебек», – дигән ул.

Моннан ары җырчыга уңайлы, кысмый торган аяк киеме кияргә туры киләчәк. Җырчы алдагы сезонда үзенең үкчәсез аяк киеме белән сәхнәгә чыгачагын да яшермәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100