news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Чәчкәдән тавык итеннән пылау рецепты

news_top
Җырчы Чәчкәдән тавык итеннән пылау рецепты
"Татар-информ" архивы

Җырчы Чәчкә социаль челтәрдәге битендә тавык ботыннан пылау пешерү рецепты белән уртаклашкан.

Ингредиентлар: кеше санына карап тавык боты, кишер, суган, сарымсак, тәмләткеч, дөге, су, үсемлек мае.

Суганны үсемлек маенда алтынсу төскә кергәнче кыздырырга, аннары суганны алырга һәм шунда ук тавык ботларын салып, ике ягын да кыздырырга. Шунда ук суган, кишер, дөге, сарымсак, тәмләткечләр (тоз, борыч, зира) салырга. Аннары дөге күмелерлек итеп кайнаган су салырга.

Тәмле булсын!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар