news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчкә: «Иң мөһиме баламны саклап калу иде»

news_top
Чәчкә: «Иң мөһиме баламны саклап калу иде»
Чәчкәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Чәчкә тиздән икенче тапкыр әни булачагы турында хәбәр иткән иде. Җырчы әлеге серен озак вакытлар чит-ятлардан яшереп килде. Баксаң, яше булу сәбәпле, сабыйны күтәреп бетерә алмам, дип борчылган, күз тиюләрдән дә курыккан икән. Чәчкә бу турыда, ачылып, дусларына сөйләгән. 

«Старорожащая» дигәч, сискәнеп киттем. Инде 38 яшемне тутырып барам икән, ләбаса. Кызым Веснаны тапканнан соң 6 ел узган да киткән. Да-а, яшь бара… Ә Аллаһы Тәгалә миңа әни булырга тагын бер мөмкинлек бирә.

Бер карасаң, бала ул – бәхет. Икенче яктан карасаң – зур җаваплылык. Күз тиюдән дә курыктым. Әллә күтәреп чыга алам, әллә юк, диеп уйлап, йөкле икәнемне бер кешегә дә әйтмәдем. Концертларда, кеше арасында сирәгрәк күренергә тырыштым. Иң мөһиме – баламны саклап калу иде.

Корсак үскән саен кызыксынучылар да арта торды. Журналистлар инде берничә ай «атакуют». Сенсация, янәсе… Алайса, миннән башка берәү дә балага узмый.

Шуңа да, теләсә кемнән, теләсә кайсы сайттан минем турыда теләсә нинди яңалыклар яңгырамасын өчен, үз сәхифәмдә барысын да язарга булдым», – дигән җырчы. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 март 2023
    Исемсез
    Исеме 2023 лето була инде
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар