Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Асылъяр кызын күрсәтте

news_top_970_100
Җырчы Асылъяр кызын күрсәтте
Фото Асылъярның социаль челтәрдәге битеннән

Сәхнәдә Асылъяр тәхәллүсе белән чыгыш ясаучы җырчы Алсу Зәйнетдинова халыкка «Яланаяклы кыз» сериалында төп рольне уйнаучы буларак та билгеле. Җырчы гаиләсен социаль челтәрләрдә күрсәтү яклы түгел. Башка эстрада артистларыннан аермалы буларак, ул балаларының фотоларын да, һөнәрләрен күрсәткән видеолар да куймый.

Бу юлы җырчы искәрмә ясаган, сабыеның туган көне уңаеннан, кызы белән төшкән фотосын куйган.

«Кояшым минем, кызым! Багалмам! Туган көнең белән котлыйбыз сине! Озын гомерле, сау-сәламәт бул, балам! Миһербанлы-шәфкатьле, олы йөрәкле, кешлекле, тырыш, гыйлем-мәгърифәтле булып яшәргә насыйп итсен Ходай! Әтиең белән миңа, абыеңа, туганнарыңа игелекле бул, балам. Без сине бик яратабыз», – дип язган җырчы.

 Җырчының виртуаль дуслары да нәни кызчыкны туган көне белән котлаган һәм изге теләкләрен язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100