news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Артур Хәсәновның махсус операциядә дүрт аяклы дусты барлыкка килгән

news_top
Җырчы Артур Хәсәновның махсус операциядә дүрт аяклы дусты барлыкка килгән
социаль челтәрләр

Мобилизациягә эләгеп Украинага киткән җырчы Артур Хәсәновның махсус операциядә вакытта дүрт аяклы дусты барлыкка килгән. Кечкенә песи кызына хәрбиләр Тося дип исем кушканнар. Артур песине сторисларында күрсәтә. «Безнең хәрби дустыбыз Тося. Лайклар белән сөендерегез әле», – дип язган ул. 

Артур Тося өчен социаль челтәрләрдә аерым сәхифә ясау нияте булу турында да әйткән. 

Артур Хәсәнов – Башкортстанның Илеш авылы егете. Хәрби өйрәнүләр вакытында Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар