
Җырчы Алсу һәм бизнесмен Ян Абрамов әлегә суд аша 18 ел бергә яшәү дәвамында туплаган байлыкларын бүлешүне дәвам итсәләр дә, өч балалары – 18 яшьлек Сафина, 17 яшьлек Микела һәм 8 яшьлек Рафаэльне элекке ир белән хатын үзара аңлашып, киңәшеп тәрбиялиләр.
Алсуның балалары әниләре юлыннан китмәкче – алар өчесе дә җитди рәвештә музыка белән шөгыльләнә. Сафина һәм Микела музыка мәктәбен кызыл диплом белән тәмамларга өлгергәннәр инде. Икесе дә фортепиано классында укыганнар.
«Алар миңа үзләрен укырга мәҗбүр иткәнем өчен бик рәхмәтле. Чөнки, башкалар кебек үк, безнең балаларның да барысын да ташларга теләгән мизгелләре булды. Аеруча, сольфеджио, грамматика, гаммаларны өйрәнү белән бәйле авыр моментларда. Без барыбыз да уен коралларында матур уйнарга телибез, ләкин бу – җиңел юл түгел. Чынлыкта, күпләр өчен сынау…» – дип уртаклашкан Алсу «7Дней.ги» сайтына.
Алсу белән Янның кечкенә уллары Рафаэльнең дә, әлегә 2 нче сыйныфта гына укыса да, планнары җитди. Ул музыка язу белән кызыксына һәм композитор булырга җыена. Алсу, әлбәттә, улының бу теләген хуплый.
«Бу бит сәләт. Аның музыканы ишетү сәләте бар һәм моңа өйрәнеп булмый. Ул бар яки юк. Әлеге сәләтне алга таба үстереп кенә була. Яши-яши күренер, нәрсә генә булса да, без улыбызга ярдәм итәргә әзер», – дигән Алсу.