
Җырчы Алсу «Яңа дулкын» конкурсында образларының берсен күрсәтте. Ул аны «Татар патшабикәсе» дип атаган. Шулай ук социаль челтәрләрдә аның яңа образда татарча биегән видеолары таралды.
«Татар кызыннан башка тормыш – төссез, чәйсез сыман», – дип тә язып куйган җырчы.
«Кешенең үз «өе»ндә икәне күренеп тора. Татарстан сезне ярата», – дип комментарий калдырганнар һәм яңа образны да хуплаганнар.