news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу тыңлаучан хатын булуны ахмаклык дип саный

news_top
Җырчы Алсу тыңлаучан хатын булуны ахмаклык дип саный
«Татар-информ», Абдул Фархан

Ян Абрамов белән аерылышканнан соң, җырчы Алсу аерылышу сәбәпләрен турыдан-туры әйтмәде, әмма күп тапкырлар ишарәләр ясады, шуннан соң күпләр «ир белән хатын арасында Анастасия Решетова торды» дип карар кылды. Хәзер җырчы сәбәбен аңлатты.

«Мин һәрвакыт үземчә зирәк булырга тырыштым. Ләкин зирәклек бөтенләй ахмаклык булып чыкты. Мин ниндидер нәрсәләргә күз йомарга, җайларга, дәшмәскә, һәрвакыт канәгать булган, буйсынучан, яхшы хатын булырга тырыштым. Әмма нәрсәдер канәгатьләндерми икән, аны турыдан-туры әйтергә кирәк. Сөйләшү – ныклы никахның нигезе», – дип уртаклашты артистка «Шоу Воли» тапшыруында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар