Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу судта җиңелгән

news_top_970_100
Җырчы Алсу судта җиңелгән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җырчы Алсу һәм бизнесмен Ян Абрамов 18 ел никахта тупланган милекне бүлешүләрен дәвам итәләр. Артистка бизнесменның хәрәкәтен чикләүне таләп итә, моны аның алдындагы бурыч йөкләмәләре белән аңлата. Әмма суд «йолдыз»ның дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарткан, дип хәбәр итә Мәскәү шәһәренең гомуми юрисдикция судларының матбугат хезмәте.

Элеккеге ир белән хатынның бүлешерлек милке бар: «Лордс крикет граунд» стадионыннан ерак түгел Лондонда фатир, Кипрда, АКШта, Франциядә, Монакода һәм Россиядә күчемсез милек бар. Бизнесменның адвокаты Александр Добровинский ир белән хатынның активларын 30 миллиард сумга бәяләде. Процесс башында ир-ат элеккеге хатынына компенсация сыйфатында 2,5 миллиард тәкъдим иткән, дип хәбәр ителгән иде, тик Алсу баш тарткан.

Шунысы сөендерә: элеккеге ир белән хатын балаларын бүлешергә җыенмыйлар. Добровинский алар 3 варисны – 18 яшьлек Сафина, 17 яшьлек Микелла һәм 8 яшьлек Рафаэльне тәрбияләү мәсьәләләрендә «диалог алып баралар» дип әйткән. Балалар Алсу белән яшәргә кала, ләкин Абрамов белән тоткарлыксыз аралашалар. Алиментлар турында сүз дә юк: бизнесмен улын һәм ике кызын тулы күләмдә тәэмин итә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 март 2025
    Исемсез
    Бүлешер милекләренең исемлеген укыгач, чынлап та " Жәлләргә" Генә кала шул.
  • 27 март 2025
    Исемсез
    И Алсуны жәлләдем инде. 3 бала белән аеры-чөере килергә кирәкмәс иде. Болар икенче төрле кешеләр шул. Безнең сыман кабыклы бәрәңге ашап утырмыйлар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100