news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу Сөнгатуллина: «Киттек без сайлауларга»

news_top

Татарстанның халык артисты Алсу Сөнгатуллина тавыш бирүнең беренче көнендә үк гражданлык бурычын үтәгән. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

«Хәерле, матур иртәләр, дуслар. Бүген һава торышы бик матур, кояшлы, салкын да түгел. Без киттек сайлауларга», – дип язган җырчы.

Алсу тавышын Казанның 175 нче номерлы гимназиясендә урнашкан сайлау участогында биргән.

«Бу безнең яраткан мәктәбебез – 175 нче гимназия. Минем олы улым да, кече улым да шушы мәктәпне тәмамладылар, – ди ул, хатирәләргә бирелеп.

  • Бүген Татарстанда IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьткә кадәр эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар