
Казанда «Яңа дулкын» Халыкара бәйгесе ачылышында җырчы Алсу тарихи ватаны турында истәлекләрен һәм тормышта төп тәнкыйтьчесе әнисе булуын сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Татарстанга килү – Алсу өчен туганнары белән очрашу мөмкинлеге. «Монда минем сеңелләрем, туганнан туган апаларым, дусларым, иптәшләрем бар. Мин аларның барысы белән дә күрешеп өлгерергә тиеш!» – дигән җырчы.
Ул соңгы вакытта туганнары белән Мәскәүдә ешрак күрешүен, әмма Казандагы очрашуларның аеруча кадерле булуын әйткән.
Милли аш-сулар турында да сүз булган. Алсу традицион татар ашлары белән сыйланудан баш тартмавын әйткән. «Өчпочмак һәм зур бәлеш бик яратам», – дигән Алсу.
Шулай ук җырчы әнисе белән мөнәсәбәтләре турында да сөйләгән. Аның сүзләренчә, әнисе – аның иң кырыс һәм конструктив тәнкыйтьчесе. «Әгәр әни мине мактый икән, моның чыннан да бик шәп булганын аңлыйм», – дигән Алсу.
Нәкъ менә әнисенең хуплавы Алсу өчен иҗатына иң югары бәя булган.
- 21 августта, New Wave Hall концерт мәйданчыгында «Яңа дулкын-2025» яшь башкаручылар халыкара бәйгесенең тантаналы ачылышы булды. Бәйге Казанда беренче мәртәбә уза һәм 26 августка хәтле дәвам итә.