Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу Фазлыева такси йөртүчеләрне «аулый» башлаган

news_top_970_100
Җырчы Алсу Фазлыева такси йөртүчеләрне «аулый» башлаган
"Татар-информ" архивы

Алсу Фазлыева такси йөртүчене шаккатыруы турында язган. Җырчы билгеле бер компаниядә челтәрле бизнес төзи һәм социаль челтәрләрдә еш кына командасына чакырып мөрәҗәгать итә.

«Бүген иртән такси чакырттым да клиникага киттем. Төнлә генә юлдан кайттык, ашарга пешерергә өлгермәгәч, үзем белән шейкерны (су салу өчен шешә) алдым. Аның эчендә коктейль, дөбер-дөбер селкетә башладым. Такси йөртүче борылды да: «Сез нәрсә эшлисез?» – ди. «Ашарга әзерлим», – дим. Ашарга пешерергә вакыты булмаганнар өчен уңайлы, дип аңлаттым.

«Ник иртәрәк торып пешермисез? Бу – тәртипсез көн режимы?» – дип сорау бирүен дәвам итте такси йөртүче.

Әле генә Уфадан кайтканымны сөйләдем. Вакытым булганда иртәнге ашка боткалар, тәбикмәкләр дә пешерәм, ә вакытым булмаганда, менә шулай коктейль генә ашыйм, дидем.

«Анда наркотик юкмы соң?» – кебек сәер сораулар бирә башлады. Башка нечкәлекләрен сорый.

Мин барысын да аңлаттым, каян алып булганын сөйләдем. Озак кына бер сүз дәшми барды бу абзый. Аннары «Ә сез һәр иртә ашыгып-кабаланып эшкә йөрисезме?» – дип сорады.

«Юк, мин эшкә бөтенләй йөрмим», – дигәч: «Сез нинди акчага яшисез?» – дип, бөтенләй шаккатты такси йөртүче.

Мин бик яхшы шартларда яшим. Эшләгән акчам барлык ихтыяҗларыма да җитә, дидем. Командамдагы кызларның 300-500 мең сум алып эшләүләрен мисал итеп китердем. Ышанмый бу. Мин дә кайчандыр ышанмый идем, дидем. Премияләр, укытулар турында сөйләдем. Чит илгә сәяхәтләргә йөргәнне әйттем.

Такси йөртүче уйга батты. Мине кирәкле адрес буенча илтеп куйды да телефон номерымны сорады. Димәк, кызыксындыра алдым, һәм командамда яңа менеджер булачак. Без һәр кешегә шат һәм аны җитәкләп, билгеле компания баскычы буйлап алып менәбез», – дип такси йөртүчеләрне «ауларга» керешүе турында язган җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100