
Җырчы Алсу Фазлыева социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзенең ел вакыйгасы – сөенече белән уртаклашкан. Ниһаять, ул бар кыюлыгын җыеп, руль артына утырган.
«Мин бит – машина йөртүче. Менә шундый зур кешене йөртәм. Бу хакта белдертим әле, мактану түгел инде. Минем өчен ел вакыйгасы бу!» – дип сөйли ул.
Алсу машина йөртү таныклыгы алгач та бер тапкыр рульгә утырган иде, әмма кыюлыгы җитеп йөреп китә алмады.
«Яхшы йөртәсең. Молодец! Мин синең руль артына беренче тапкыр утырганыңны хәтерлим. Ул видео миндә әле дә саклана», – дип искә ала җырчының юлдашы.