
Россия җырчысы Алсу ире Ян белән аерылышу темасына нокта куярга булган. Шул уңайдан ул социаль челтәрдәге сәхифәсенә ире белән яхшы мөнәсәбәтләрдә калуы турында язган.
«Без элеккеге ирем Ян Абрамов белән узган елның августында рәсми рәвештә аерылыштык. Бу – минем өчен дә, шулай ук Ян өчен дә җиңел карар булмады. Бүген безнең арада үзара килешмәү, әйтелмәгән сүзләр, канәгатьсезлек булмавы белән мин бәхетле.
Без бергә 18 ел яшәдек, ул еллар бәхетле мизгелләргә бай булды. Безне һәрвакыт искитмәле балаларыбыз, аларның киләчәге бәйли. Без очрашуыбызны, аларга игътибар бирүебезне, аларны бергә гомер иткән олы, зирәк кешеләр буларак, дустанә мохиттә тәрбияләвебезне дәвам итәбез. Аерылышудан соң җылы һәм кешеләрчә аралашуны саклап калабыз.
Тормыш – гади нәрсә түгел, әмма ул шуның белән кызыклы да. Мин Янга балаларбыз, бергә яшәгән вакытларыбыз өчен рәхмәтле. Ул бик яхшы, балалар өчен кайгыртучан әти, ул аларны чиксез ярата һәм һәрвакыт алар белән янәшә. Бу тормышта тагын аннан да мөһим нәрсә бар?!
Шуның белән бу тема ябык. Барыгызга да бәхет телим», – дип язган ул.
- Җырчы Алсу һәм аның элеккеге ире бизнесмен Ян Абрамов Мәскәүнең Савелов судында килешү төзүе турында язган идек.