Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу балаларын «гадәти ярлы авыл»ына алып кайткан

news_top_970_100
Җырчы Алсу балаларын «гадәти ярлы авыл»ына алып кайткан
Алсуның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Алсу 3 баласы белән әтисенең туган ягы – Башкортстанның Уяндык авылына кайткан. Ул авыл урамнарында йөргән, чиркәүдә булган, балалары белән фотога төшкән.

«Биредә минем әтием туган, монда минем балачагым узды, бу изге урында минем әби-бабам, якын туганнарым җирләнгән.

Күп еллардан соң, без Сафина, Микелла һәм Рафаэль белән монда кайттык. Балалар шаккатты, без барыбыз да бәхет энергиясе алган кебек булдык.

Уяндык минем балачагымда бөтенләй башкача иде. Гадәти ярлы авыл. Әти күрше Андреевка авылында (5 яшьтән урман аша һәр көнне 5 км юл үтеп) мәктәпне тәмамлаган. 15 яшьтә бер капчык бәрәңге белән Уфага нефть институтына укырга керергә киткән.

Ул үз вәгъдәсен үтәде һәм, мөмкинлеге барлыкка килү белән, биредә мәчет төзетте. Ул әбием Хәлидә исемен йөртә. Юлларга асфальт җәйдертте, кешеләргә кирпеч йортлар төзергә ярдәм итте, эш урыннары булдырды, Андреевка авылында чиркәүне һәм хастаханәне төзекләндерде, матур мәктәп төзетте.

Биредә яшәүчеләрнең рәхмәтен һәм мәхәббәтен мин, минем туганнарым, балаларым әле дә тоя.

Синең тамырларың, туган җирең – бу бик мөһим, әмма аны вакыт узгач кына аңлыйсың, ахры», – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы.

«Әтиегез белән горурланам. Туган ягыңны онытмау бик мөһим», «Матур язгансыз!. Әтиегез – чын ир-ат, аңа ныклы сәламәтлек, көч-куәт телим», «Эх, авыл. Анда кайтуыгыз яхшы булган», – кебек комментарийлар калдырганнар.

Фото: © Алсуның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 август 2023
    Исемсез
    Матурын матур да, татарча язмаган билгеле
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100