news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу дүртенчегә бәби көтәме?

news_top
Җырчы Алсу дүртенчегә бәби көтәме?

Россия җырчысы Алсу социаль челтәрләргә киң зәңгәр күлмәк киеп төшкән фотосын урнаштырган.

«Киң, уңайлы күлмәк кияргә дә ярамый инде, шунда ук шикләнә башлыйлар», – дип язган ул. Күрәсең, Алсуны дүртенчегә әни булырга җыена дип уйлаучылар күбәеп киткәндер. 

Виртуаль дуслары Алсуга карата соклануларын белдереп, андый сүзләргә һәм кешеләргә игътибар итмәскә кушканнар.  «Йә Ходай, ничек матур», «Искиткеч фигура», «Сез – шәп хатын-кыз. Сездән гармония агыла. Эчке дөньягызның да матур икәнлеге күренеп тора», – дип язганнар. 

Алсуның образын ошатмаучылар да табылган. «Мондый күлмәкне йоклаганда гына кияләр», «Килешми, сыланып торганнарны гына ки», – дип комментарийлар юллаган алар җырчыга. 

 

Фото: © Алсуның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар