Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу әти-әнисе турында: «Һәрвакыт бергә куандылар һәм еладылар»

news_top_970_100
Җырчы Алсу әти-әнисе турында: «Һәрвакыт бергә куандылар һәм еладылар»
Фото: Алсуның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Алсу Абрамова (Сафина) социаль челтәрдәге сәхифәсенә әти-әнисе белән төшкән фото куйган һәм аларны алтын туйлары белән котлаган. Разия һәм Рәлиф Сафиннар 16 мартта гаилә коруларына 50 ел тулуны билгеләп үткән.

«Әти белән әни алтын туйларын билгеләп үтте. Алар арасында мәхәббәт, гармония һәм үзара аңлашу гына күрдем, дип алдашмыйм. 50 ел бергә яшәү дәвамында төрлесе булды – бәхет һәм күз яшьләре, җиңүләр һәм җиңелүләр, күңел кайту һәм авырлыкларны җиңеп чыгу, шатлык, бәхәс, талаш, бәйрәмнәр һәм югалтулар, елмаюлар һәм күңелсезләнүләр. Мөгаен, күпләрнеке кебек үк, кемнеңдер качасы килү теләге дә булгандыр. Әмма алар һәрвакыт бергә булды, бернигә дә карамастан. Ә хәзер инде бер-берсеннән башка үзләрен күз алдына да китерә алмыйлар.

Кайвакыт араларында әле дә аңлашылмаучылыклар була кебек. Күпьеллык никахның бәһасе һәм сере нидә? Бу – риторик сорау, әмма мин даими рәвештә аңа җавап бирергә тырышам. Мөгаен, гашыйклык һәм мәхәббәт, балалар туу, көндәлек һәм киләчәк тормышны, уртак дусларны булдырудан тыш, чыгу юлы булмаган вазгыятьтә аларны икесе дә чын һәм дөрес кешеләр булу, нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начарны бертөрле аңлауга ышаныч берләштерә. Бер үк кыйммәтләр. Проблемадан һәм җаваплылыктан качу өчен бер-берсеннән читләшмәделәр, һәрвакыт бергә куандылар һәм еладылар.

Әни алдында баш иям. Ул гел зирәк була белде, күп кенә хәлләргә күз йомды. Җиңел булмавын беләм. Ул берни турында да үкенмидер дип өметләнәм. Әти-әнинең картаюын теләмим. Мәңге яшәүләрен һәм һәрвакыт бергә булуларын телисе килә. Яратуым чиксез һәм бу матур тормыш өчен рәхмәтлемен. Әче!» – дип язган җырчы.

Бу котлауларга Алсуның күпсанлы язылучылары да кушылган һәм матур теләкләрен язганнар

«Нинди искиткеч матур фикерләр һәм сүзләр! Нинди матурлар һәм чын-чынлап бәхетлеләр», «Юктыр ла. Шундый яшьләр һәм матурлар! Ә аларның алтын туйлары...» дигән комментарийлар да бар.

Фото: Алсуның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100