news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу Абульханова Дубайда: «Тәүлек буе яңгыр туктаганын көттек»

news_top
Җырчы Алсу Абульханова Дубайда: «Тәүлек буе яңгыр туктаганын көттек»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Алсу Абульханова хәзерге вакытта Дубайда ял итә. Ул язылучылары белән элемтәгә чыккан.

«Кичә көне буе яңгыр яуды. Мондый хәл беренче тапкыр булган. Гадәттә биредә яңгыр 3 сәгать ява да туктый. Ә кичә без тәүлек буе яңгыр туктаганын көттек. Дубайны су басты, кунакханәләргә су керде. Бүген Аллаһка шөкер! Көн кояшлы, диңгез җылы», – дип сөйли җырчы.

Шулай ук ул алдагы көндә төшерелгән видеоны да куйган. Анда машиналарның тәгәрмәчләре яңгыр суында күмелгән, алар акрын гына хәрәкәт итә, кешеләр су ерып йөри. Каты яңгырлар сәбәпле, кичә аэропорт та эшен туктатып торырга мәҗбүр булган, һәм күп кешеләр үз илләренә очып китә алмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар