news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу: «Герой әбиебезне исән вакытта күреп калулары – кызларым өчен нинди бәхет»

news_top
Җырчы Алсу: «Герой әбиебезне исән вакытта күреп калулары – кызларым өчен нинди бәхет»
социаль челтәрләр

Җырчы Алсу Бөек Җиңү көнендә элекке ире Ян Абрамовның әбисе, Бөек Ватан сугышы ветераны Мина Лазаревнаны искә ала. Артист социаль челтәрләрдә Мина Лазаревнаның оныклары белән уздырган бәхетле мизгелләрен күрсәтә.

«Безнең Героебыз, Мина әбиебезне исән вакытта күреп калулары – кызларым өчен нинди бәхет! Сугышның коточкыч фаҗигасен, югалтуларын кичерүенә карамастан, әбиебездә никадәр шатлык, яшәү көче, оптимизм бар иде!

Аның безнең арабыздан киткәненә 9 ел инде. Ул Җиңү бәйрәмен һәрвакыт дулкынланып көтә, парадны бик зур игътибар белән карый һәм… күз яшьләре аша шул вакыттагы вакыйгаларны сөйли иде.

Барысы өчен дә рәхмәт! Бик сагынабыз!» – дип яза Алсу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар