Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу 40 яшьлеге алдыннан уйланулары белән бүлеште һәм яшьлек фотоларын күрсәтте

news_top_970_100
Җырчы Алсу 40 яшьлеге алдыннан уйланулары белән бүлеште һәм яшьлек фотоларын күрсәтте
"Татар-информ" архивы

Җырчы Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә 40 яше тулыр алдыннан яшьлеген искә төшергән, хәзергесе турында уйланулары белән бүлешкән.

«Быел миңа 40 яшь тула. Үзеннән-үзе ниндидер нәтиҗәләр ясый башлыйсың, ниндидер үзгәрешләргә әзерләнәсең, үткәннәрне сагынасың…

Бүген әти-әни йортында 16-17 яшьтә төшкән фотоларны таптым. Нинди кызыклы һәм кайгысыз вакыт! Ул вакытта да шоу-бизнеста кызык вакытлар иде. Яшь артистлар барлыкка килә башлады, музыканың уникаль юнәлешләрен булдырдылар, стильле видеолар төшерделәр, идеяләр бик күп иде. Без аларны бик теләп чынга ашырдык. Ул вакытта минем карьерамның иң югары ноктасы булгандыр. Стадионнар, шәһәрләр, илләр, бертуктаусыз төшерүче камералар…

Бу искиткеч вакытлар өчен язмышыма, әти-әниемә, командама һәм, әлбәттә, минем кадерле тамашачыларым, сезгә рәхмәт!

Хәзер минем тормышымда бөтенләй икенче этап – олыларча тормыш башланды. Ул да бик кызык… Күп уйлыйм, укыйм, үз өстемдә эшлим. Буш сөйләшүләргә вакытны әрәм итәсе килми, күңелне тулыландырмый торган кешеләр белән аралашасы килми. Тискәредән бик тиз арыйм, үзем яраткан кешеләр белән генә булырга тырышам. Минем кызларым бу фотоларда миңа күпме булган, шул яшьтә, тормыш, чыннан да, бер мизгел. Барыгызга да шатлык һәм бәхет телим», – дип язган җырчы.

Россия җырчысы Алсу туган көнен 27 июньдә билгеләп үтәчәк. Аның иҗатын яратучылар туган көн белән котлаулар да юллый башлаган. Аның беренче җырлары – «Зимний сон» һәм «Иногда», алар әлегәчә җырчының визит карточкасы булып тора.

 

Фото: © Алсуның социаль челтәрдәге битеннән

 

Фото: © Алсуның социаль челтәрдәге битеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100