Журналист, җырчы, КФУда журналистика юнәлешендә студентлар укыткан Алия Исрафилова еш кына социаль челтәрләрдә теге яки бу темага фикерләре белән бүлешә. Бу юлы ул ялган темасына тукталган.
«Ялган – ул йөрәк чире. Кайдадыр ялганладың да, ул ялган таш кебек шул җирдә ятып калмый, саз балчыгы кебек үзеңә сыланып йөри. Вакыт барган саен, шул бер ялган үз артыннан икенчесен тарта, һәм инде кеше бөтенләе белән шул ялган сазлыгына чумганын сизми дә кала. Аның күзләре шулкадәр томалана ки, ул хәтта үзе дә ялган белән дөреслекне аермас дәрәҗәгә җитә. Тормышына берниндә куркыныч янамаган чакта да, гел кирәкмәгән җирдә дә ялганлый башлый. Менә шул вак-төяк урынсыз ялган аша ялганчы үз-үзен белдерә дә инде.
Мин бу хәлне студентлардан да күзәтәм. Мәкаләләрен, белә торып, вак-төяк төгәлсезлек, кирәкмәгән җирдә арттырып яисә нәрсәнедер әйтеп бетермичә язарга яки сөйләргә яратучы студентлар, тора-бара, җитдирәк ялганга күчәләр. Имтиханга ялган белешмәләр алып килү, әниләренә әйтмичә генә егет фатирына күчеп китеп, аннан балага узып, аборт ясату тарихлары…
Алай да туктамыйлар әле, ялган сазлыгына батуларын дәвам итәләр, әле үзләре янында булган кешеләрне дә шул сазлыкка тарта башлыйлар. Шуңа күрә, яныгызда җор телле, кирәксәкирәмәсә арттырып сөйләргә яратучы кеше бар икән, сак булыгыз. Араны ерагайтырга тырышыгыз, шул әз-мәз сизелер-сизелмәс ялганы аша Ходай сезне ялганчы турында кисәтә, дип аңларга кирәктер. Аннары «Эх, сизгән идем бит, ник ышандым?!» дип үкенерлек булмасын», – дип язган ел.
«Бик дөрес сүзләр», – дип килешкән социаль челтәрләрне күзәтеп баручылар.