Җырчы Альбина Латыйпова вафат. Ул яман шеш авыруы белән көрәшкән. Бу хакта «Матбугат.ру» хәбәр итә.
«Альбинаны сәхнәдә дә күреп була иде, журналистика өлкәсендә дә хезмәт куйды ул, күп еллар «Казан» телерадиокомпаниясендә эшләде.
Быел июнь аенда гына Альбинаның әнисе дә бакыйлыкка күчкән булган. Кызганыч, Альбинаның 12 яшьлек улы тулы ятим калган, элегрәк аның әтисе үлгән. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен! Альбинаны хезмәттәшләре җылы хисләр белән искә ала, үз эшенең остасы иде һәм шул хәтле итагатьле кеше иде, диләр. Урыны җәннәттә булсын!» – дип язалар сайтта.
Җырчы белән хушлашу бүген 11.00 сәгатьтә Казанның Батталовлар урамындагы 16 йортта урнашкан «Наташа» хосписында була.