news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Альберт Вәлиуллин: «Хаталарым өчен артык гаеп итмәссез»

news_top
Җырчы Альберт Вәлиуллин: «Хаталарым өчен артык гаеп итмәссез»
Фото: Абдул Фәрхан/ "Татар-информ"

Альберт Вәлиуллин Казан тамашачысы алдында гармунда уйнарга уйлап тора. Әлегә шомару өстендә эшләгәнен видеога төшергән.

«Моңланыйк әле! Күңел тарта бит.

Белгәнегезчә, бик күп еллардан соң гармунда уйнауга кире кайттым. И-и-и, күңелгә май булып ятты инде бу шөгыль. Акрын гына, көн дә күршеләрнең нерв күзәнәкләрен ашап (шаярам) бетереп, янәдән уйнарга өйрәндем.

Нәтиҗәсен үзегез күрәсез. Мин профессиональ түгел, һәвәскәр дәрәҗәсендә генә уйныйм, шуңа күрә хаталарым өчен артык гаеп итмәссез.

Әти гармунда уйный иде. Мине дә өйрәтте. Шуңадыр да аның тавышы миңа аеруча якын.

Аллаһ боерса, Казан концертларына шомарып, зур сәхнәдә уйнарга исәп. Миңа уңышлар теләгез», – дип яза җырчы.

«Бик матур уйныйсыз, кушылып җырласагыз бик шәп була. Менә шундый җырлар җитми концертларда», «Бер дигән, шәп», – дип хуплаган халык Альбертны.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 февраль 2025
    Исемсез
    Минем хэтле гена уйныйсын, мин да шулай шынгырдатам
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар