
Җырчы Сөмбел Билалова концертында блогер Олеся Лесная Альберт Вәлиуллин белән әңгәмә корган:
– Кайсы җиреңә тагын операция ясатасың? Тешләрне ясаттың, колакларны турайттың. Күзеңә ясатылган түгелме?
– Юк. Менә, кызык өчен, минем күзлекне киеп кара әле. Кемдер аны, стиль өчен кия, дип әйтә. Син бит турыга бәреп әйтә торган кеше, әйт дөресен.
– Лупа бит ул.
– Мин ерактан яхшы күрәм, якыннан начар күрәм. Менә хәзер әйт тамашачыларга дөресен.
– Альберт Вәлиуллин сукыр икән.
– Әгәр мин исәнләшмичә узып китсәм, димәк…
– Ул баеган.
– Баемаган, ул – сукыр.
– Ул болай да бай.