Күп еллар эстрададан югалып торып, хәзер янәдән популярлык казана башлаган җырчы Альберт Вәлиуллин социаль челтәрендә улын күрсәткән.
Җырчы «Яшь көенчә килә каласы» җырына улы белән видео төшергән. «Шулай яшь көенчә килә иде каласы... Балаларыбыз белән генә яшь күңелле чакларга кайтып киләбез инде без, шулай бит», – дип язган Альберт.
«Матурларыбыз безнең», «Бик матурсыз, нәкъ тә шулай, яшь көенчә килә шул каласы...», «Бик яратам сезнең башкаруны», – дип язганнар җырчыга тыңлаучылары.
Әти белән улы бер-берсенә охшаганнармы?