Яшь җырчы Айзилә Вахитова әни булырга әзерләнә. Сөенечен ул туган көнендә социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.
«Бүген миңа 24 һәм мин әни булырга әзерләнәм. 24 яшемне хастаханәдә каршыларга туры килә. Иң мөһиме – сәламәтлек», – дип язган ул, фотосессиядән матур фото-видеолар урнаштырып.
Тыңлаучылары, якыннары һәм туганнары Айзиләне әлеге матур вакыйга белән тәбрикләп, җылы сүзләр язып калдырганнар.