news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Аиша: «Җырлавымны калдырып, бер ир-атка табынып...»

news_top
Җырчы Аиша: «Җырлавымны калдырып, бер ир-атка табынып...»
Фото: © «Татар-информ»

«Татар радиосы» алып баручылары җырчы Аишадан кая югалып торуы белән кызыксынган.

«Күпләрегез белгән Аиша бераз югалып торган иде. Кая киткән иде икән ул?» – дип сорыйлар алар артисттан, бер концертның сәхнә артында.

«Мин җырлавымны калдырып, бер ир-атка табынып, аңа бала табып… Менә шулай үземне бүләк иттем дип әйтсәм дә була инде. Чөнки моңа кадәр булган бөтен тормышымны сызып ташладым, аңа ышандым. Күрәсез, без хәзер бергә түгел», – дип җавап кайтара Аиша.

«Ул хәзер кая? Сине карап барамы, күзәтәме? Аралашасызмы? Сезнең бит балагыз бар», – дип тә сорыйлар аннан.

«Аралашмыйбыз. Бала хакына гына әллә нигә бер. Аның инде бер-ике ай баланы күргәне юк», – ди Аиша.

Ә инде иҗатка килгәндә, Аиша планнары зур булуын әйтә. «Мин зурдан куптым, дөресен әйтим. Җырлар яздырып, концертларда катнашып, гөрләтеп иҗат итәсем килә», – ди артист.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 октябрь 2025
    Исемсез
    Илсөя исемле ул. Аиша сәхнә өчен генәдер.
  • 29 сентябрь 2025
    Исемсез
    Татарда Гайшә исеме бар иде элегрәк. Шул исемне хаталырак итеп язмадылар микән? Әллә нинди җырчылар бар. Нишләп берсен дә белмибез икән?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар