Җырчы Аиша әтисен кунакка алып килгән: «Иртәме, соңмы, тормыш һәрнәрсәне урынына куя»
Җырчы Аиша әтисе белән әнисен үзенә кунакка алып килгән. Иртәнге якта бергәләп чәйләп утырган мизгелләрен Аиша үзенең сәхифәсенә дә куйды. «Менә шушыннан да хәерлерәк иртә була аламы соң? Әти белән әни янәшәмдә», – ди ул.
Чәй өстәле артында ул әти-әнисе белән балачагын искә ала. Үзенең күп яклап әтисенә охшаган булуын да әйтеп үтә. Алдагы кичтә ул якын кешеләрен концертка алып барган булган. Гаилә концерттан алган хис-кичерешләре хакында да әңгәмә корып ала.
Әлеге җылы, ихлас видео янына Аиша:
«Язмыш… Кызганыч… Әти белән үсү бәхете тәтемәде безгә. Ләкин, иртәме, соңмы, тормыш һәрнәрсәне үз урынына куя, Әлхәмдүлилләһ. Бүгенге көндә «әти», «әни» дип дәшер кешеләрем бар. Шуннан да зур бәхет бармы? Исән-сау булсыннар, әти-әни исән чакта без һәрвакыт бала. Әти булу авыр түгел, әти булып калу кирәк», – дип язып куйган.
Җырчы Рәфинә, Люция, Резедә, Гөлсу һәм Илсөя (Аиша) Ганиуллиналарны әниләре ялгызы гына тәрбияләп үстергән. Әтисе белән әнисе әле кызлары кечкенә вакытта ук аерылышканнар. Моннан берничә ел элек аларның әниләре инсульт кичерә. Хәзерге вакытта ул тулысынча кызлары кайгыртуы һәм тәрбиясендә яши.