news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айгөл Закирҗанованың бик зур шатлыгы бар

news_top
Җырчы Айгөл Закирҗанованың бик зур шатлыгы бар
Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Җырчы Айгөл Закирҗанова «Интертат»ка шатлыгы белән уртаклашты. Мәдәният өлкәсенә зур өлеш керткәне өчен, җырчы Мәдәният министрлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Аны Айгөл Закирҗановага «Татар Радиосы»ның кичке концертында продюсер, композитор Җәүдәт Гыйльманов тапшырган.

«2007 елда Мәгариф һәм мәдәният министрлыгы, «Аксу» продюсерлык үзәге белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дисклар чыгарган иде. Җырлар берничә җыентыкта чыкты һәм Татарстан районындагы балалар бакчаларына таратылды. Әлеге җыентыкта минем дә бик күп балалар өчен булган җырларым урын алды. Балалар шул җырларны тыңлап үсте, минем үземнең улым да әлеге җырларда тәрбияләнде.

Минем хезмәтемне күрә белгән җитәкчелеккә рәхмәт әйтәсем килә. Мин мондый бүләк алуыма бик шат булдым. Алга таба да тырышып иҗат итәргә насыйп булсын», – диде Айгөл.

Фото: © Айгөл Закирҗанованың шәхси архивыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар