Җырчы Айгөл Шәйхетдинова мәрхәмәтле кешеләрдән үзенең авыр хәлгә тарыган сыйныфташы Рамилгә ярдәм итүләрен үтенеп, пост язган.
«Һәр көнне сторисларда сөйләп булмый. Шуңа да биредә язып калдырасым килә. Дуслар, мин сезгә финанс ярдәме күрсәтүегезне үтенеп мөрәҗәгать итәм. Минем сыйныфташым Рамил авырый…
2023 елның августында медицина тикшерүе узган вакытта Рамилнең башында шеш таптылар. Ул физкультура укытучысы булып эшли иде. Рамилгә операция ясадылар, әмма ул бик катлаулы булды. Шуның нәтиҗәсендә Рамилнең йөзе яртылаш параличланды. Рамилне тернәкләндерү өчен, гаиләсенә зур күләмдәге акчалар кирәк. Аның тормыш иптәше һәм 2 балигъ булмаган баласы бар.
Рамилгә бу мәкерле авыруны җиңәргә, терелергә ярдәм итәргә теләк белдерүче кешеләр булыр, дип ышанам. Рамил сәламәтләнеп, әле тагын озак еллар гаиләсе белән бергә матур гомер кичерсен иде.
Ярдәм итү өчен реквизитлар:
5336 6902 5467 5210
8917-279-96-23 – Сбербанк, Гыйльфанов Рамил Гөлүс улы», – дип яза җырчы.