Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айгөл Бариева: «Мин үзем генә түгел!»

news_top_970_100
Җырчы Айгөл Бариева: «Мин үзем генә түгел!»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Айгөл Бариева социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзенә иң еш бирелә торган сорауга җавап биргән.

– Син үзең генәме?

– Үзем генә!!!

– Берничек тә ышанмыйм!

«Бу – соңгы вакытта миңа иң еш бирелә торган сорау һәм җавап. Күпләрне нәрсә шаккаттыра һәм шулай булуына ышанырга комачаулый икән? Кешеләр мәхәббәткә, тугрылыкка ышанудан туктаганмы? Кирәк булган өчен генә ниндидер мөнәсәбәтләр кору мөмкин булмавына ышанмыйлар. Кемгә кирәк? Нәрсә өчен?

Минем өчен хисләр һәрвакыт беренче урында булды һәм булачак! Әгәр ул юк икән, автомат рәвештә икенчесенә ихтыяҗ юкка чыга. Миңем җавапка кешеләрнең ышанмавы шаккатыра һәм елмаерга мәҗбүр итә. Минем өчен бер генә җавап: күпләр мәхәббәткә, чиста хисләргә ышанудан туктаган. Мин ышануымны дәвам итәм.

Әгәр сез ир-атлар турында икән, мин үзем генә. Аллаһка шөкер, минем балаларым, туганнарым, хезмәттәшләрем, минем мин бар. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгаләм бар. Шулай итеп, мин үзем генә түгел…

Һәм мин – бик бәхетле хатын-кыз!» – дип язган җырчы.

Комментарийлар хатын-кызлар үз язмышларын бәян иткән һәм җырчыга сабырлык теләгән.

«Һәр әйткән сүзең белән 100 процент килешәм. Минемчә, күпләр, бу сүзләрне укыгыч, «минем турында» дип әйтәчәк»;

«Рәхмәт сезгә, Айгөл, нәкъ менә шундый булганыгыз өчен – ихлас, хисле, ачык, ышанычлы!» – дип тә язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100