news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Илнур Коләхмәтовка операция ясаганнар

Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче Илнур Коләхмәтов ярты ел элек егылган булган.

news_top
Җырчы Илнур Коләхмәтовка операция ясаганнар
Илнур Коләхмәтовның шәхси архивыннан

Җырчы, инструменталист Илнур Коләхмәтовның аягына операция ясаганнар. Артист социаль челтәрләрендә табибларга рәхмәт сүзләре язган.

«Ярты ел элек егылган идем. Аягым башта авыртмады, тик менә күптән түгел сызлый башлады. Хастаханәгә баргач, операция кирәклеген әйттеләр. Бәлки, иртәрәк килгән булсам, операция кирәк тә булмас иде. Кем уйлаган бит аны?! Рәхәтләнеп гастрольләрдә концертлар куеп йөрдек, бер дә сиздермәде», – ди Илнур.

Җырчы сүзләренчә, операция уңышлы үткән. Аны Казанның 16 нчы хастаханәсендә ясаганнар. Илнур хәзер дә дәвалана – уколлар куйдырта, дарулар эчә. «Киләсе сезон башлана тиздән. Быел да Илсөя апа төркемендә эшләячәкмен», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар