Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчылар саранмы, халык акчасызмы? Түбән Камада Филүс концертына халык чыннан да аз килгәнме?

Шагыйрь Роберт Миңнуллин, үзе дә сизмәстән (ә бәлки махсус?) Инстаграмында бәхәс кузгатып җибәрде.

news_top_970_100
Җырчылар саранмы, халык акчасызмы? Түбән Камада Филүс концертына халык чыннан да аз килгәнме?
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин Башкортстанның Илеш районына кергән Югары Яркәй авылындагы афишалар тактасын фотога төшереп, Инстаграмга элгән.

"Мин әле генә туган яклардан урап кайттым. Бу район үзәгебез Югары Яркәйдәге игъланнар тактасы... Кемнәр концерт куячагын күрәсездер... Вакыты да, билет бәяләре дә язылган... Яркәйләр рәхәтләнә генә концерт карап..." - дип язган шагыйрь.

Бу пост астында барган язышудан аңлашылганча, Башкортстанның татар районнарында татар җырчылары еш кунак була. Ә башкорт җырчылары килми, чөнки алар тиз җырлаганда татарлар сүзләрне аңламый икән.

Татарстанда исә татар концертлары белән хәлләр шәптән түгел, ахрысы. Түбән Камада Филүс Каһиров концертында халык аз булган дип хәбәр бирә укучы. Хәзер Чаллыда да билетлар начар сатыла, дип язган бер укучы. Филүскә дә йөрмәгәч инде, дип аптыраган Роберт Миңнуллин. 

Җырчыларның саранлыгы турында да сүз чыккан. Ә халыкның концертларга йөрмәве акчасызлык белән бәйле, дип язганнар.

Кыскасы, Роберт Миңнуллин инстаграмында бик кызыклы язышу бара. Укыгыз.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100