Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчылар, артистлар сөйгәннәрен бәйрәм белән котлый (фото)

“Мин сине яратам!” Җанга якын һәм кадерле сүзләр. Бүген 14 февраль, ягъни Гашыйклар көне. Шуңа да һәрбер кеше сөйгәненә булган хисләрен белдереп, бу сүзләрне кабаттан, шушы бәйрәм уңаеннан әйтә. Татар эстрадасы йолдызлары да бүген иң якын кешеләрен тәбрик итә. Һәм инде, әлбәттә, социаль челтәрләр аша да котлау сүзләрен җиткерә.

news_top_970_100
Җырчылар, артистлар сөйгәннәрен бәйрәм белән котлый (фото)


Динә Латыпова шигырь язып түбәндәге пост чыгарган:

Очраштырган язмыш, кавыштырган.
Язган безгә шашып сөяргә.
Язган безгә сөеп һәм сөелеп,
Мәхәббәттән янып көяргә.
Синең өчен газиз җанымны да,
Ярып бирер идем урталай,
Йөрәгемнән чыккан мәхәббәтне,
Кабул ит син, ничек бар-шулай!
Котлыйлар да, котлыйлар. Мин дә кушылам. Барыгызны да бәйрәм белән!



Баянчы Рәзил Камалов та читтә калмаган. Бәйрәм уңаеннан “Гашыйклар көне белән! Яратып һәм яратылып яшәргә язсын һәрберегезгә! Рәфинә Ганиуллина яратам сине”, - дип язган ул.



Ландыш Нигъмәтҗанова ире Фәрит белән төшкән фотосын урнаштырган. “Безнең татарлар бәйрәме булмаса да, барыбер бүген хисләндерә торган көн. Мәхәббәт көне белән котлыйм”, - дигән.

Инстаграм челтәрендә Фирдүс Тямаев та тормыш иптәше белән төшкән фотосын куйган.



Ләйсән Гыймаева “Гашыйклар көне белән! Мәхәббәтегез өч көнлек түгел, гомерлек булсын”, - дип язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100