Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Зәринә Асылкаева: “Тәнкыйтьчеләр сүзенә дулкынланып, өйдә бикләнеп ятып елаганым да булды”

Татар эстрадасында “Йөгереп кенә” җыры белән танылып киткән яшь җырчы Зәринә Асылкаева белән очраштым. Бүгенге көн эстрадасы, шәхси мөнәсәбәтләр, хыянәт, көнләшү кебек җитди мәсьәләләр хакында сөйләштек. Җырчы булу авыр хезмәтме? Бу дөньяда гаделлек бармы? Идеаль ир-ат нинди булырга тиеш? Бу хакта Зәринә Асылкаева “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
Җырчы Зәринә Асылкаева: “Тәнкыйтьчеләр сүзенә дулкынланып, өйдә бикләнеп ятып елаганым да булды”

“Кырык эшне кырык якка ташлап... музыкага килдем”

– Зәринә, кайсы якларда тудыгыз, ничек итеп музыка өлкәсенә килергә булдыгыз? Балачактан ук җырчы һөнәрен сайлыйм дип уйладыгызмы?

– Мин Әлмәт шәһәрендә тудым, җырлармын дип күз алдыма килгәне булмады. Балачактан ук рәсем ясау белән шөгыльләндем, йөзәргә йөри идем. Әти-әнием музыка мәктәбенә укырга бирмәде, мин анда көтмәгәндә барып эләктем. Дус кызым дәресенә барганда мине дә эләктереп алды. Без дәрестә утырдык. Миңа ошады. Бер килгәнмен икән, димәк, мин ахыргача йөриячәкмен дигән нәтиҗә ясадым. 

Икенче көнне дәрескә барсам, ни гаҗәп, мине ишек бусагасыннан кертмәделәр. “Сез бит дәресләргә язылмаган”, - диделәр. Бу мине нык рәнҗетте, күңелемә тиде. Коридорга чыгып, үкси-үкси еладым. Үзем теләгән шөгыль белән шөгыльләнергә рөхсәт итмәсеннәр әле? Шуннан соң мине кабул итәргә булдылар, дәресләргә яздырдылар. Барлыгы алты ел укыдым, тик соңгы елда музыка мәктәбен ташладым, чөнки университетка укырга керергә әзерләнгән чор туры килде. Музыка белән элемтәләрем өзелде.

Унике яшемнән шигырьләр иҗат итә башладым, алар шактый күп язылды. Музыкаль гаиләдә үстем. Әтиемнең музыкадан югары белеме булмаса да, ул барабан, гитара һәм фортепианода менә дигән итеп уйный ала һәм кайвакыт шигырьләр дә язгалый.

Шулай итеп, мин кырык эшне кырык якка ташлап, Казан федераль университетының юридик факультетына укырга кердем. Юрист белгечлегендә укый башладым һәм юриспруденция өлкәсендә эшләдем. Күптән түгел җәй аенда очраклы рәвештә җыр мохитенә килеп эләктем, юристлыктан киткәнемә бер дә үкенмим. Хәзер мин үз-үземне тапканымны аңладым. Җырчы булып, мин ул һөнәрдән ләззәт алам. Дәүләт хезмәтендә, флористика өлкәсендә дә эшләп карадым. Гомерем буе спорт белән шөгыльләнәм, сноубордта ун яшемнән бирле шуам. Ягъни музыка белән беркайчан да хәзерге кебек тыгыз шөгыльләнгәнем булмады.

“Мин конфликтка керә торган кеше түгел”

– Гаиләдә бердәнбер бала булдым, шуңа күрә әти-әнием кечкенә чагымда ук минем өчен борчылды. Өйдән китсәм дә, әнием гел кайдалыгымны белеп тора иде. Ата-ананың үз баласы өчен борчылуы елдан-ел арта барды. Әти-әнием Әлмәттә торсалар да, һәркөнне минем белән элемтәдә торалар. Әнигә кичен “минем белән барысы да яхшы, тыныч йокы” дип язмасам, ул тыныч булмый, хәтта йокларга да ятмый. Нәрсәдәндер чикләгәннәре булмады. Без һәрвакыт сөйләшенеп куя идек, беркайчан да проблемалы хәлләргә очраган булмады, дустанә яшибез.

– Бердәнбер бала булу читен түгел идеме? Сеңел яки кечкенә энегез булуын тели идегезме?

– Мин һәрвакыт теләдем. Әмма минем тутый кошым бар иде. Гаиләдә берүзең булгач әти-әниең сине иркәли, синең өчен утка да, суга да керергә әзер. Әтием әйтмешли, гаиләдә биш бала булса да, бер бала булса да, син һәркайсы өчен кайгыртачаксың. Балаларым юк, шуңа күрә әйтә алмыйм.

Якыннарымны, әти-әниемне бик яратам. Аларга рәхмәтлемен.

– Балаларыгыз булуны теләр идегезме?

– Әлбәттә, теләр идем. Өч яисә ике бала телим. Әлегә янәшәмдә этем генә бар.

– Алга таба тормыш юлыгыз ничек булды?

– Мәктәптә укыганда олимпиадалар, конкурсларда катнашып килдем. Бер елны Мисырда узган Халыкара конкурсның финалына катнашырга бардым. Мәдәният институтына керәсем килде, әмма музыка мәктәбен тәмамламаганга күрә керә алмадым. Мәскәү, Санкт-Петербургның югары уку йортларына керәсем килде, тик әти-әнием каршы чыкты. “Безнең янда булачаксың, монда гына укыячаксың”, - диделәр. Мин иң абруйлы һөнәр – юриспруденцияне сайладым. Күпмедер вакыт шул өлкәдә эшләп алгач, әлеге һөнәрнең миңа туры килмәгәненә төшендем. Тормышта булган очракларда бу белемнәрнең кирәге чыга, анысы бәхәссез. Бәхәсләр, конфликтлар килеп чыгарга мөмкин... Юк, мин конфликтка керә торган кеше түгел.

“Минем өчен музыка бар нәрсәдән дә өстен”

– Музыкага кереп китү өчен күпме вакыт кирәк булды?

– Бер дә шөгыльләнмәдем дип әйтә алмыйм. Илһам килгән вакытта гел үземә теркәп бара идем. Яз аенда әтием бер кызның кавер җыр җырлаган видеосын җибәрде. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмына да куйган иде. “Син дә яздырып кара әле, бәлки, ул да сине үз битенә куяр, бәлки, килеп чыгар?” – диде. Мин “Туган як” җырын кавер итеп яздырдым. Видеомны беркем дә үз битенә куймады, ләкин барысы да шуннан башланып китте! Миңа вокал дәресләре биргән танышым белән җырлар яздыра башладык. Шул мизгелдән җыр дөньясында кайныйм.

– Тагын ниндидер хоббиларыгыз бармы?

– Әйе, фотограф булып эшләдем. Хәтерлим, әти Яңа елга миңа фотоаппарат бүләк иткән иде. Мин унөч яшемдә үк инде фотосессия уздырып, акча эшләдем. Сноубордта шуам. Һава сулап йөрергә яратам. Минем өчен музыка бар нәрсәдән дә өстен булып кала.

– Балачак вакытта ниндидер һөнәр турында хыялланасың. Үскәч фикерләр 180 градуска үзгәрергә мөмкин, әмма кечкенә чакта кем булырга теләгəн идегез?

– Мин һәрвакытта да җырчы булырга теләдем. Белмим, шулкадәр көчле теләгем булгандыр ул. Үсә төшкәч, дәү әнием җитдирәк һөнәр сайларга кирәк дип әйтте, аның өчен җырчы җитди һөнәр иясе түгел иде. Юрист – һөнәр, ә музыкант – һөнәр түгел дия иде. Әмма минем чыгышымны күргәннән соң дәү әнинең фикере үзгәрде, минем җырчы булырга теләгәнне, җырчы булуны ошатканны күреп алды.

“Кемгә нәрсә кирәген һәм нәрсә ошаячагын беркайчан да алдан белә алмыйсың”

– Җырчы булу авыр хезмәтме?

– Авыр дияр идем, чөнки барысы белән элемтәләр булдырырга, аралашып, һәрдаим нәрсәдер яздырып торырга кирәк. Әлегә минем өчен авыр хезмәт. Барысы да җиңел бирелә дип әйтмәс идем. Барысы да әле алда дип уйлыйм.

– Җырчы һөнәренә шәхси карашыгызны да ишетәсе килә.

– Миңа әлеге һөнәр ияләре ошый. Минем таныласым килә. Хәзер мин татар һәм рус җырлары белән эшлим. 14 октябрьдә мин Мәскәүдә Russian Music Box каналы уздырачак “Ты – звезда” конкурсында чыгыш ясаячакмын. Финалга узармын дип өметләнәм. Рус җырларын үзем язам, татарчаны миңа язып бирәләр. Үз эчемдә булганны җырлыйсым, аны халыкка күрсәтәсем, хис-кичерешләрем белән уртаклашасым килә.

– Тамашачыга ярап буламы соң?

– Ул бик кыен әйбер. Кемгә нәрсә кирәген һәм нәрсә ошаячагын беркайчан да алдан белә алмыйсың. Кемгәдер синең иҗатың ошарга яисә ошамаска да мөмкин. Әлегә бу сорауга җавап табуы авыр. Башлангыч этапта бик күп тәнкыйть була. Баштагы вакытта авыр булды, чөнки, бер карасаң, яхшы җырладым да кебек, икенче карасаң, кешегә ярап булмый. “Диван тәнкыйтьчеләре” дигән төшенчә бар. Алар өйдә утыра һәм гел начар комментарийлар яза. Тәнкыйтьчеләр сүзенә карап, дулкынланып, өйдә бикләнеп ятып елаганым да булды. “Барысы да шулкадәр начар микәнни? – дип уйландым. Тырышасың, эшлисең һәм көтмәгәндә сиңа “син җырлый белмисең”, - дип язалар.

Хәзер инде моңа акрынлап күнегеп барам, артык игътибарга алмыйм. Якыннарым һәрвакытта да көчләрен биреп, ярдәм итеп тора. Минем белән горурланганнарын әле бер дә шулкадәр дәрәҗәдә күргәнем булмады.

– Кайсы җырчылар һәм җырлар күңелегезгә якын?

– Татар эстрадасын актив күзәтәм. Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Әнвәр Нургалиев кебек җырчыларның иҗатлары ошый. Лирик җырларны үз итәм. Лирик җырларны башкарганда барысы да “сиңа начар, син җәфа чигәсең” дип уйлый. Гомумән, бар җырны да тыңлыйм. Барысы да кәефемә карап.

“Халык яңа татар музыкасын кабул итеп бетерә алмый”

– Эстрадага нәрсә җитми дип уйлыйсыз?

– “Татарча солянка” концерты өлкән буын өчен эшләнгән концерт. Анда тыйнак хатын-кыз образлары кирәк, кыска күлмәкләр кимәскә, аудиториягә туры килеп эшләнелергә тиеш дип саныйм. Ә “Музыкаль десант”, әйтик, яшьләр концерты буларак, төрле образлардан гыйбарәт.

Халык яңа татар музыкасын кабул итеп бетерә алмый, төрле җырларны яңадан ремикс итеп чыгаралар һәм халык аны аңламый, барысы да беренче вариантка ияләшкән. Бу яңалыкны кабул итәргә өйрәнергә кирәк.

– Ни өчен яшь җырчылар күренеп ала да, вакыт үткәч, юкка чыга? Өч көнлек җырчыга эстрадада, бәлки, күренеп тә тормаскадыр? Аның мәгънәсе дә калмый бит. Ничек уйлыйсыз?

– Бәлки, тормышларында ниндидер ситуацияләр буладыр. Белмим. Бәлки, җырчы булу теләгеннән баш тарталардыр. Кемдер тәнкыйтькә түзә алмый. Яхшы җырласаң да, начар җырласаң да сине тәнкыйтьләячәкләр. Шул ук алып баручы һәм җырчы Ольга Бузованы алыйк. Аны тәнкыйтьләделәр, тәнкыйтьләделәр дә хәзер яраталар. Концертына билетлар калмый.

– Артистка пиар кирәк дип уйлыйсызмы?

– Кирәк. Баштан танылу алыр өчен үзең көч түгәсең, ә аннары инде киресенчә сиңа эшли башлыйлар, чөнки һәрвакыт та күренеп торырга кирәк.

“Күңелне тырнаган әйбер – янымда сөйгән ярым булмау”

– Язмышка ышанасызмы? Үзегезне бәхетле дип саныйсызмы?

– Ышанам, әлбәттә, мин – бәхетле! Күңелне бераз тырнаган әйбер – янымда сөйгән ярым булмау. Минем өчен гаилә һәм якыннарымның ярдәмләшеп торуы, аңлаулары мөһим.

– Сез кияүдә булдыгызмы?

– Әйе. Мин кияүдә булдым. Элекке ирем чит илгә күченде һәм мин дә гел күченеп йөри башладым, айга биш-алты тапкыр очкычта оча идем. Миңа эш, алга таба омтылыш җитмәде. Чит илдә курсларга йөрдем һәм фотограф булып эшләдем. Чит илдә бер якының да булмагач, телне дә начар белгәч, миңа нык авыр булды. Ирем белән араларыбыз да суынды. Җәй көне аерылыштык һәм шуннан соң минем артист карьерасы башланды. Аерылышкач, мин яңа яктан үсеш кичердем, минем өчен тормышымда яңа этап, яңа танышулар башланды.

Алла боерса, киләчәктә яңа мөнәсәбәтләр булыр. Тормышымда барлык булган әйберне яхшыга юрыйм.

– Ерак арада мөнәсәбәтләр була аламы?

– Бәлки, буладыр да. Минем ерак арада мөнәсәбәтләрем булган иде, ләкин ул бик авыр. Ирем белән бер хәтта ике ай күрешмәгәнебез булды.

– Ничек итеп төшенкелеккә бирелмәскә?

– Үз-үзеңне эзләргә, үзеңә ошаган шөгыль белән шөгыльләнергә кирәк. Күңелең ята икән, үзең теләгән максатка һәрвакыт ирешеп була. Мин моңа ышанам. Аерылышкан, төшенкелеккә бирелгән бихисап кызларны беләм. Моны бөтенләй дә эшләмәскә кирәк. Тормыштан ләззәт алырга, позитив булу зарур. Уңыш үзен позитив тоткан кешегә елмая. Караңгы уйлар белән яшәргә ярамый.

– Мондый очракларда үзегез кемгә мөрәҗәгать иткәнегез булды?

– Әнием, якыннарым белән киңәшләшеп тордым. Психология буенча китаплар, мәкаләләр укыдым.

“Бер күрүдә үк кешене ошатып була”

– Сезнеңчә, ир-атта нинди сыйфатлар булырга тиеш?

– Җаваплы, яхшы, юмарт, кайгыртучан, гаиләсен, якыннарын хөрмәт итәргә тиеш.

– Татар кызы нинди булырга тиеш дип уйлыйсыз?

– Татар кызы, иң беренче чиратта, бәлеш пешерә белергә тиеш! Гомумән, пешерә белергә тиеш дип уйлыйм. Итәгатьле, тәрбияле, тыйнак, әти-әнисен, гаиләсен кадерләргә, хуҗалыкны алып барырга тиеш.

– Идеаль ир-атлар була аламы?

– Мин әле андый ирне очратканым булмады. Юктыр инде... Кем белә, бәлки, андый ир-ат бардыр да? Кайда яшеренеп ята икән?

– Үзегезнең сөйгән ярыгызны ничек күзаллыйсыз?

– Миннән биегрәк булуы шарт. Гаиләгә хөрмәт һәм җаваплылык белән карый белсен иде, матур кыяфәт тә кирәктер дип уйлыйм. Белмим, минем ниндидер образ уйлап табып, шуның буенча эзләп утырганым юк. Бер күрүдә үк кешене ошатып була. Мин шундый кешеләр рәтенә керәм дип уйлыйм. Идеаллаштырып, соңгы көннәреңә кадәр эзләп йөререп була бит.

– Сезнең өчен кешедә нәрсә мөһим: тышкы кыяфәтме яисә холыкмы?

– Тышкы кыяфәтнең дә әһәмияте бар, әлбәттә. Холык та мөһим. Шул холыкны кабул итә белергә дә кирәк бит. Миңа калса, бар нәрсә дә мөһим роль уйный.

– Гаиләме, карьерамы? Кайсын сайлар идегез?

– Карьера да, гаилә дә мөһим, чөнки үсеш булмаганда, әйткәнемчә, син үз эчеңдә эзләнә башлыйсың, юк-барга кайгыра башлыйсың. Боларның барысы җыела-җыела да, аннары гаиләңдә чагылыш таба. Бу минем фикерем. Кемдер башкача уйлыйдыр. Миңа калса, карьера белән гаиләне бергә алып барып була.

– Гаилә мөнәсәбәтенә кодагый килеп кысылу яхшы күренешме?

– Кодагый үзе дә кайчандыр яшь килен булган. Аның үз гаиләсе булган һәм ул аны контрольдә тоткан, төрле мәсьәләләрне хәл иткән. Үзе шул гаиләдә калсын. Ә балалар инде аерым үз тормышлары белән торсыннар. Киңәшләр бирергә мөмкин. Ләкин кысылган очракны кабул итә алмыйм. Нәрсәгә кирәк ул? Сез улыгыз яки кызыгызны башка гаиләгә биргәнсез, алар мөстәкыйль яши.

Барлык кеше белән дә дус булырга кирәк, ләкин акыл белән.

“Хыянәт итүчеләрне “яндырырга” кирәк”

– Хыянәт итүгә ничек карыйсыз?

– Хыянәт итүне дөрес гамәл дип санамыйм. Алай ярамый. Хыянәт итүчеләрне “яндырырга” кирәк. Гаиләне хөрмәт итәргә кирәк. Сиңа кеше ошамый икән, психологка барып карагыз, икәү бергә бу мәсьәләне хәл итеп карагыз. Сөйгән ярың бөтенләй дә ошамый икән, аерылышыгыз инде. Ә нигә хыянәт итәргә? Шәхсән миңа хыянәт иткәннәре булмады.

– Хыянәт итсәләр, хатын-кызга бу вакытта ничек булырга, югалып калмаска?

– Хыянәт иткәннән соңмы? Әйберләрне җыярга да чыгып китәргә кирәк. Ни өчен әле ир-ат шундый мөгамәләдә булганда хатын-кыз үз-үзен хөрмәт итмәскә тиеш? Ишек артында икенче ярата торган, яхшы кеше көтәдер аны бәлки?

Дөресен әйткәндә, мин аны аңламыйм. Хыянәткә түзеп яшәүче кешеләр бар. Мин әйтеп торам, чыгып китегез, ишек артында башка яхшы кеше көтәчәк.

– Гомерлек мәхәббәт бармы хәзерге заманда?

– Әгәр дә миңа хәзер 65 яшьләр булса, мин моңа җавап бирә алыр идем. Мин яхшы булган бар әйбергә дә ышанам. Шул исәптән мәхәббәткә дә.

– Көнләшүдән куркасызмы?

– Куркам дип, әйе. Ул бит һәркайда, һәрнәрсәдә бар: ир-ат белән хатын-кыз арасында да, дуслар арасында да була ала. Ул булырга тиештер инде.

– Сезгә начар эш эшләсәләр үзегезне ничек тотар идегез? Шулай ук яманлык белән җавап бирәсезме яисә акыл белән уйлап эш итәсезме?

– Мин берничә көн кайгыра алам. Аннары вәзгыятьне үткәреп җибәрәм. Мондый хәлләр эштә дә, дуслар арасында да була. Элек мин борчыла идем, үземдә шул проблемаларны эзли идем. Хәзер барысы да гадиләште кебек. Тормыш тәҗрибәсе зурайды. Булганмы-булган. Димәк, шулай язылган.

Моңа борчылып утырырга кирәкми. Монда сатсалар, икенче җирдә сатмаслар. Һәр ситуациядән соң зирәгрәк, акыллырак буласың.

– Дөньяда гаделлек бармы?

– Юк. Яшең арткан барган саен моны күбрәк аңлыйсың.

– Музыка дәвалый аламы?

– Әйе. Миңа калса, музыка һәрвакыт дәвалый. Еларга теләгән чаклар була, шулвакыт музыка тыңлыйсың һәм җиңеләеп китәсең.

Бүгенге көндә, кызганыч, сүзләрендә мәгънә ятмаган җырлар популярлаша.

– Киләчәккә планнарыгыз нинди? Укучыларыбызга фикер-теләкләрегез?

– Музыка ягыннан алга таба татар һәм рус җырлары белән үсеш кичерәсем килә, монда гына түгел, Россия масштабында да. Тамашачыларым минем җырларымнан ләззәт алсын иде.

Укучыларга бәхет, саулык-сәламәтлек, океан кадәрлек мәхәббәт телим! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100