Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Зөлфия Минһаҗевадан күңелсез яңалык

Җырчы туганына багышлап шигырь иҗат иткән.

news_top_970_100
Җырчы Зөлфия Минһаҗевадан күңелсез яңалык
Зөлфия Минһаҗеваның клибыннан скриншот

«Быел җәй туганнан туган энем Марат арабыздан китеп барды. Аңа бүген нибары 39 яшь тулган булыр иде. Шат күңелле, алтын куллы егет иде. Күңел әле дә ышанмый… Тыныч йокла, энем. Син безнең күңелләрдә мәңгегә. Бу юлларны сиңа багышладым:


Калдың син еракта

Күңелле балачак.

Мәшәкать белмәгән

Ваемсыз рәхәт чак.


Чыбыктан ясалган

Кармаклы балачак,

Вак балыкка хәтта

Шатланган булган чак.


Сап- салкын инештә

Су ерган балачак,

Сәпиттән егылып,

Тезләрне ерткан чак.


Яңа мичтән чыккан

Коймаклы балачак,

Кайнатма ягылган

Ипиле балачак.


Шәһәрдә үссәк тә

Авыллы балачак.

Әбиле, бабайлы

Бәхетле булган чак.


Печәнле, утынлы,

Мунчалы балачак,

Җиләкле, гөмбәле,

Урманлы балачак.


Апалы-энеле,

Абыйлы-сеңелле

Балачагым илен

Сагынган бер мәле…


Еракта калдың шул

Бәхетле балачак.

Бәхетле ул шуңа-

Барыбыз исән чак!


З. Минһаҗева. 2020», — дип язган ул.

«Сабырлык сезгә, Зөлфия, урыннары оҗмахта булсын», «Шундый матур итеп истә тоткан өчен, шатланып ятсын!” - дип җырчының кайгысын уртаклашканнар инстачылар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Быел җәй туганнан туган энем Марат арабыздан китеп барды. Аңа бүген нибары 39яшь тулган булыр иде. Шат күңелле, алтын куллы егет иде. Күңел әле дә ышанмый...Тыныч йокла,энем. Син безнең күңелләрдә мәңгегә. Бу юлларны сиңа багышладым: Калдың син еракта Күңелле балачак. Мәшәкать белмәгән Ваемсыз рәхәт чак. Чыбыктан ясалган Кармаклы балачак, Вак балыкка хәтта Шатланган булган чак. Сап салкын инештә Су ерган балачак, Сәпиттән егылып, Тезләрне ерткан чак. Яңа мичтән чыккан Коймаклы балачак, Кайнатма ягылган Ипиле балачак. Шәһәрдә үссәк тә Авыллы балачак. Әбиле, бабайлы Бәхетле булган чак. Печәнле,утынлы, Мунчалы балачак, Җиләкле,гөмбәле, Урманлы балачак. Апалы-энеле, Абыйлы-сеңелле Балачагым илен Сагынган бер мәле... Еракта калдың шул Бәхетле балачак. Бәхетле ул шуңа- БАРЫБЫЗ ИСӘН ЧАК! З.Минһаҗева. 2020. #зульфияминхажева #зөлфияминһаҗева #золфияминхажева

Публикация от Зульфия Минхажева (@zulfiya_minhajeva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100