Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина виноград куакларын кышка каплап куярга өйрәтә

Виноградның төбенә көл сибеп, туфрагын бераз көпшәләндереп тә куйсагыз бөтенләй шәп була инде, киңәш бирә Зөлфирә.

news_top_970_100
Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина виноград куакларын кышка каплап куярга өйрәтә
Салават Камалетдинов

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина виноград ботакларын кышка чыршы ылыслары белән каплап куярга өйрәтә.

«Виноградны кышка ничек итеп каплыйсыз дип, бик күпләрегез сораган иде. Чыршы ботакларын кисеп, шуның белән каплыйбыз, җылытабыз», — дип сөйли җырчы.

Ылыс белән каплау тычканнардан, салкыннан, черектән саклый. Виноградка бик зыян китермичә генә, астан, өстән әйбәтләп капларга кирәк, дип аңлата ул.

«Көзге салкыннар башлангач капларга кирәк. Бездә кашма дип атала инде, капчык тышлыгы белән каплап куябыз да, өстенә бераз ыргытабыз яки такта белән каплап куябыз. Виноградның төбенә көл сибеп, туфрагын бераз көпшәләндереп тә куйсагыз бөтенләй шәп була инде. Бу виноградка иң яхшы ашлама!» — киңәш бирә Зөлфирә.

Аның бу киңәшләре инстадусларына да бик файдалы булган, күрәсең. Рәхмәт әйтеп, җырчыны мактап язучылар байтак.

«Яшь кенә булсаң да, бөтен эшнең рәтен беләсең!», «Зөлфирә, рәхмәт бик матур итеп күрсәтеп аңлаттың», «Миңа да бик кирәк иде бу язмаң, бүген генә уйлаган идем, ылыс белән төрсәң ярыймы икән диеп, ә син эшләп кенә тугел, аңлатып та бирдең», «Супер, молодец та икән соң үзең, ходай барысы белән бүләкләгән бит. Матур тавышка ия булуың ни тора, һәвәскәр бакчачы да икәнсең», «Җырчы гына түгел, менә дигән бакчачы да икән син!», дигән комментарийлар язып калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100