Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Вәли Фазлыйәхмәтов мәхәббәте хакына яулык бәйләгән

Җырчы Вәли Фазлыйәхмәтовның тормыш иптәше Гөлназ Гафурова ире өстендә экспериментлар үткәрә.

news_top_970_100
Җырчы Вәли Фазлыйәхмәтов мәхәббәте хакына яулык бәйләгән
Салават Камалетдинов

Гөлназ Вәлигә яулык бәйләү процессын видеога төшергән. «И, дусларым, сабырлык безнең ирләребезгә. Безнең өчен терәк тә, дус та була алгач, ярдәмнәрен сизеп яшәгәч рәхәт инде, сүз дә юк! Менә шулай сезнең өчен мастер-класска әзерләнәбез. Үзеңә яулык бәйләгәндә бик җиңел һәм тиз, ә менә зур аудитория алдына чыкканда репетиция кирәк. Баштан өйдәгеләр белән, аннары сезнең белән. Улым качты, ә ирем каршы килә алмады», — дип язган Гөлназ Гафурова. Видеода яулык бәйләгән Вәли үзен әби белән чагыштыра, «Вәлигә барам әле», — дип җырлап та җибәрә.

Күпләр әлеге гаиләгә булган хөрмәт һәм соклану хисләрен җиткергәннәр, Вәлинең сабырлыгына гаҗәпләнеп мактау сүзләре язганнар.

«Афәрин, Гөлназ! Минеке модель булырга беркайчан да ризалашмас иде. Афәрин, Вәли», — дип язган җырчы Гөлнара Габидуллина.

«Бу манекен кайда сатыла?» — дип кызыксынган бер ханым.

«Минем өчен генә», — дип җавап кайтарган Гөлназ Гафурова.

«Мәхәббәт нишләтә егетләрне — яулык бәйләргә дә риза!», «Позитив өләшүегез өчен рәхмәт!» — дип комментарий калдырганнар җырлы гаиләнең виртуаль дуслары.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Мастер класс по повязыванию платка,эксперименты на муже☺️ Себе легко✌раз,два и готово!А вот перед большой аудиторией на @halal_kazan ,чтоб показать мастер класс?‍♀️"Как завязать платок" без репетиции не обойтись ?‍♀️ Сын убежал и хорошо ,что "муж не смог отказать?",а куда деваться?,от меня дома не убежишь? Иии дусларым...Сабырлык безнең ирләребезгә? Безнең өчен терәк тә,дус та була алгач,ярдәмнәрен сизеп яшәгәч рәхәт инде,сүз дә юк? Менә шулай ,сезнең өчен?,мастер класска әзерләнәбез✌Баштан өйдәгеләр белән☺️,аннары сезнең белән ?~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~ ~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~Кичә Альхамдулиллях,беренче тапкыр кеше башында -сезнең башыгызда? мастер класс күрсәттем.Яулык ,палантин белән төрле бәйләү ысулларын? #яулык #яулыкбəйлəуысулы #мастеркласс #повязываниеплатка #тюрбан #образ #мусульманка #Какзавязать #палантин #платок #tatarscarf #scarf #tatar #головнойубор #чудопалантин #чудошарф #секрет#Какзавязать #палантин #платок #гульназгафурова

Публикация от Гульназ Гафурова?Гөлназ ханым (@gulnazgafur)



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100