Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Тарканның бер яшьлек кызы миллионер булган

Җырчы Тарканның бер яшьлек кызы миллионер булган

news_top_970_100
Җырчы Тарканның бер яшьлек кызы миллионер булган
Төркиянең иң танылган җырчысы Тарканның кызы Лиягә июльдә 1 яшь тулган. Бу хөрмәттән күптән түгел әтисе аңа банкта хисап ачып, бер миллион лира (төрек акчасы) салып куйган, дип яза "Миллият" газетасы. 

- Мин кызымның киләчәге өчен бик тә җаваплы, һәрвакыт бу хакта уйлыйм. Бүгенге көннән кызымның хисабына акчаны даими салачакмын, - дип сөйләгән журналистларга Таркан. 

Таркан ачкан хисаптан акчаны Лия бары үзе генә ала алачак. Хәзерге вакытта кызым хакына бик күп эшлим, ул киләчәктә акчага тилмермәсен өчен барын да эшләячәкмен, дигән ул.

Таркан чыннан да күп эшли, аның гастроль графигы берничә айга алдан язылган. Таркан Европада 10 концерт бирә, күптән түгел аның концерты Казанда да узды. Россиянең бик күп шәһәрләрендә дә булды ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100